Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.

Россиядә үзмәшгульлек системасын иртәме-соңмы гадиләштерергә кирәк, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр белән очрашуда. Чараны Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов алып барды

Быел июнь аенда Россия Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин Россия Президенты Владимир Путинга илнең дүрт төбәгендә үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен салым җыю системасын гадиләштерүне тормышка ашыру буенча пилот проекты турында сөйләде. Бирегә Татарстаннан тыш, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре керә. Россия Федераль салым хезмәте планнары буенча, үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр салым хезмәтендә теркәлү уза һәм махсус белешмәләр һәм салым хисаплары тапшырмыйча махсус мобиль кушымта аша салым түләүләрен башкара алалар.

Р.Миңнеханов хакимиятнең бу кешеләрнең фикерләрен һәм нидән шикләнүләрен белергә теләвен әйтте. “Әлеге хәл болай дәвам итә алмый. Сез булдырасыз, үзегезне һәм гаиләгезне тәэмин итәсез. Әмма бурычлар бар, сез һәрчак яшь була алмыйсыз, тиздән пенсия. Сез законны үтәүче кешеләр”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә.

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһим, диде Татарстан Президенты.

Шул ук вакытта Миңнеханов эшмәкәрләрне үз проблемалары турында курыкмыйча ачык итеп сөйләргә чакырды.

Татарстанда Эшмәкәрлек хокуклары буенча вәкил Тимур Нагуманов очрашуга килүчеләр арасында чынлап та сагаючылар булганлыгын әйтте. Ул биредә комплекслы караш булырга тиеш, диде.

Татарстан Президенты карамагындагы эшмәкәрлек хокуклары буенча совет үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр эшчәнлеген өйрәнүне быел май аенда башлады. Мондый карар “Бәхетле” оешмасы генераль директоры Мөслимә Латыйпова гаризасыннан соң кабул ителде.

Апрель аенда советның киңәйтелгән утырышында М.Латыйпова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка декретта утыручы әниләрнең социаль челтәрләр аша торт сатуына зарланган иде. Андый бизнес, Латыйпова фикеренчә, нигезсез өстенлек бирә – салым түләргә һәм социаль фондларга акча күчерергә кирәкми, мондый бизнес нигезсез өстенлекләргә ия — алар салым түләми, социаль фондларга акча күчерми. Нәтиҗәдә, белгечләр, зуррак "соры" хезмәт хакы артыннан шундый эшмәкәрләргә китә.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X