Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Песошин Татарстанның «Театраль Идел буе» этабында җиңгән спектакльне карады

«Театраль Идел буе» проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабында җиңгән «Парковка» спектакленең язмасын карады. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Просмотр Премьер-министром Татарстана Алексеем Песошиным записи спектакля «Парковка», победившей в региональном этапе фестиваля «Театральное Приволжье»

Спектакльне Сөмбел Гаффарова драмасы буенча Казан дәүләт мәдәният институты студентлары куйды. Сюжет буенча Фатима исемле хатын-кыз үзенең тормыш өстенлекләрен яңадан барлый.

Просмотр Премьер-министром Татарстана Алексеем Песошиным записи спектакля «Парковка», победившей в региональном этапе фестиваля «Театральное Приволжье»

Фестиваль финалына Татарстаннан Георгий Хугаев пьесасы буенча «Жил-был пес» балалар спектакле чыкты. Спектакльне Чаллының 61нче гимназиясеннән «РИФ» театр студиясе тәкъдим итте.

«Театраль Идел буе» проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә, патриотик, гуманистик кыйммәтләр булдыруга һәм яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа этәргеч бирүгә юнәлдерелгән.

Төбәк этабында 483 коллектив катнашты. Җиңүче спектакльләрнең видеоверсияләре фестивальнең рәсми сайтында бастырылган.

 Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/04/196412/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X