Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Төп вакыйга

«Кешеләр күңеленә яктылык өстәп...»

25 августта Түбән Кама районында берьюлы ике мәчет ачылды.

Милләтебезнең рухи кыйм-мәтләрен кайтарабыз, дип сөйләнүләр юкка гына түгел. Шәһәрләребездә, авылларыбызда мәчетләр саны арту – моңа ачык мисал. Шушы көн-нәрдә,  районыбызның ике авылында – Ширәмәттә һәм Үчкәдә бер үк көнне мәчет ачылу, авылда яшәүчеләр өчен генә түгел, районыбыз, хәтта республика күләмендә дә зур вакыйга булды. Мәчетләрне кешеләрнең рухи дөньясына яктылык таратучы кояшка тиңләсәк, бу көнне районыбыз кешеләре күңелендә берьюлы ике кояш балкыды кебек.
Ширәмәт авылында мәчетне ун елдан артык төзегәннәр, ниһаять бүгенге көнгә андагы бөтен эшләр дә тәмамланган: тышкы һәм эчке ягы бизәлгән, җылылык, электр, су белән тәэмин ителгән, иң мөһиме, документлар барысы да тулы тәртиптә икән. 
Мәчетне ачу тантанасына Түбән Камадан һәм Казаннан зур делегация килде. Татарстан Рес-публикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү сүзендә барлык җыелучыларны изге гамәлләр кылырга чакырды. 
Ул изге Коръән аятьләрен укыды, мәчетләрдә Аллаһның бары тик үзенә генә табынырга кирәклеге турында искәртте. Аннары кунаклар һәм авыл халкы мәчеткә керделәр, мәчетне сәламләп, махсус дога кылдылар.
Икенче мәчет Үчкә авылында ачылды. Аны элекеге кече мәчет урынына, ике ел эчендә төзегәннәр. Ерактан ук күренеп торучы, якты, бөтен уңайлыклары булган күркәм гыйбадәт йорты, тагын дин тотучы кешеләрне үзенә җыя торган бинага – авыл үзәгенә әверелде. 
Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов әйтүенчә, Ислам турында кычкырырга һәм тавыш бирергә кирәкми, аның нинди гыйлем, нинди дин икәнен яхшы гамәлләр һәм эшләр аша күрсәтү зарур. «Үзүзеңне тоту һәм югары әхлак белән Исламны ныгытырга кирәк», – диде ул. 
Үчкә авылының яңа мәчетенә кереп, кунаклар намаз укыдылар аннан соң Борок авылына юнәлделәр. Андагы мәчеттә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин азан әйтте. Кешеләр җыелышып, өйлә намазын укыдылар һәм барысы да Аллаһы Тәгаләдән гафу, иминлек, тыныч күк йөзе һәм җәмгыятебезнең чәчәк атуын сорадылар. Кешеләрнең күңеленә тагын да күбрәк яктылык өстәлгәндәй булды.

Фәнис Кадыйров
Фотоларда Учкә һәм Ширәмәт авыллары мәчетләре/автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев