Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Төп вакыйга

Шәһәрдәшебез Эльбруска менгән

“Киләчәктә улларым белән тауга 5100 метр биеклеккә менәргә исәплим!” – ди, тауга менүеннән канәгать калган Гали әфәнде.

Шәһәрдәшебез, “Урал” җирле башкорт автономиясе рәисе Гали Хәсәнов Эльбрус тавына менгән. Җәен барысы да диңгезгә ашыга, ә ул ни өчен нәкъ менә тауларны сайлаган икән? Бу хакта үзеннән сораштык.

– Эльбруска менү – минем хыялым иде. Дөресен генә әйткәндә, бу сәфәргә балаларны да алмакчы идем. Ләкин мин теләгәнчә килеп чыкмады. Хәрби пенсионер буларак “кайнар путевка” тәкъдим иткәч, баш тарта алмадым. 10 көн эчендә Эльбруска да мендем, Грозный шәһәрен дә күрдем... Гаҗәеп гүзәл урыннар, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Гали Хәсәнов.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, Эльбруска спортчылар да, инструкторлар белән төркемнәр дә, махсус программа буенча да баралар. Кайберәүләр палаткада куна хәтта. Әлбәттә, моның өчен махсус әзерлек кирәктер! Гали әфәнде кешеләр белән күбрәк аралашырга тырыша, таудагы һавадан, гомумән, андагы атмосферадан тәм таба.

Сүз уңаеннан, Эльбрус Европаның иң биек тавы булып санала. Анда Гали Хәсәнов Нальчик шәһәреннән Балкан тарлавыгы буенча башта машинада бара, аннары Азау бистәсеннән подъемник белән менә. Кавказ тауларын күреп, шакката. Кемдер Эльбруска снегоходт а , кемдер вертолет белән менә, ә менә Гали әфәнде җәяү китә. Башкортстан тауларына менеп үскән түбәнкамалы үз көчләренә ышана.

– Беренче карашка Эльбрус очы бик якын булып тоелды, нәкъ менә туган авылым Ишкилде янындагы Каншал тавы кебек. Ә менә башлагач, авыррак булды. 4500- 4600 метрга менгәч, инде караңгы төшә башлады, шуңа да борылдым. Ләкин киләчәктә улларым белән 5100 метрга менәргә исәплим! – ди Гали Хәсәнов.

Кунагыбыз әйтүенчә, тауга тыныч һәм әкрен, ашыкмыйча менәргә кирәк. Тиз барганда, арыйсың. Шуңа да берничә төркем кире борылган. Таудан төшкәч, Гали әфәнде сәфәрен дәвам итә: Кабарда-Балкар, Төньяк Осетия, Ингушетия, Чечня республикасы аша уза. Ингушетиядә туй вакытында автоматлардан ирләр генә түгел, хатыннарның да атуын күреп, гаҗәпләнә ул. Мәчетләрне күреп, хәйран кала, Грозный шәһәренә гашыйк була, меңләгән чәчәк утыртылган парк та әсир итә аны.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X