Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Төп вакыйга

«Идарәче компанияләрдә сорауларга җавап бирерләр»

Гыйнвар башында коммуналь түләүләр өчен килгән квитанцияләр түбәнкамалыларны шаккатырды. Бигрәк тә, җылылык өчен саннар «шатландырды».

Социаль челтәрләр зарлар, канәгатьсезлек сүзләре һәм  квитанцияләрнең фотокүчермәләре белән тулды. «Бер бүлмәле фатир өчен 6 мең сумнан артык түләргә килде. Бу саннар каян алынган?», «Ике бүлмә өчен 7300 сум түләдек», «Тулай торактагы бүлмә өчен коммуналь хезмәтләргә 3820 сум килде» дип яза шәһәрдәшләр.

Кышның инде яртысы узса да, суыклар булмады  диярлек, минус 5-10 градус торды, әмма җылылык бәяләрен күргәч, бер мәзәк искә төшә. Пластик хирургка килгән бер хатын күзен зурайтуны сорагач, белгеч: «Моның өчен безнең бәяләргә карау җитә», – дип җавап биргән. Хакимият вәкилләре: «Түбән Кама йортларында һава торышы көйләгечләре урнаштырылган», – дип кабат
лап торсалар да, моңа ышану авыр. Шәхсән, үземнең фатирымда тәрәзә кыш буе ачык тора, чөнки урамда 0 градус булса да, өйдәге эсселеккә чыдашлы түгел. Бу хакта башкалар да яза.

Ә шулай да җылылык ничек исәпләнә? Торак-коммуналь хезмәтләре департаменты директоры Олег Егоров бу хакта декабрьдә үк сөйләгән иде. Йорт буенча исәпләү җиһазы күрсәткечләре 1 гигакалория бәясенә тапкырланып, йортның гомуми мәйданына бүленә. Җылылык бәясе йорт төзелгән материалга да бәйле, моннан кала, капиталь ремонт үткәрелү-үткәрелмәве, фатир хуҗаларының җылыны экономияләве дә исәпкә алына. Әмма батареяларга җылылык килүне кысу өчен краннар яңа йортларда гына урнаштырылган.

Җылылык энергиясен исәпләү бүлеге начальнигы Альберт Сәхәбиев белдерүенчә, 2019 ел белән чагыштырганда, узган елның декабрендә һава температурасы 5 градуска түбәнрәк булып, уртача -10,7 градус тәшкил иткән. Аннары июль аенда җылылык өчен тарифларның артуын да онытмаска кирәк, шуңа күрә квитанцияләрне чагыштыру дөрес түгел, янәсе. 

– Әгәр дә бәяләр буенча сорау туса, беренче чиратта, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда барлык мәгълүмат бар.  Белгечләр барысын да аңлатыр, күрсәтер, – дип киңәш бирде Олег Егоров.

Сүз уңаеннан, 1 гыйнвардан торактан файдалану өчен бәяләр артты. Бу хакта һәр фатирга яңа бәяләр күрсәтелгән кәгазьләр дә килде. Кемдер аны чүп чиләгенә салгандыр, ә кемдер  санап, узган ай белән чагыштыргандыр. Таблицада күрсәтелгән бәяләрне чагыштырсаң, сизелерлек үзгәрмәгән анысы: кайсы 1 сумга,
кайсы 50 тиенгә арткан. Кайберләре кимегән дә. Тик аның бер квадрат метрга икәнен исәптә тотканда, февраль аенда килә-чәк коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр тагын шау-шу куптарачагын көт тә тор. Су, электр, җылылык өчен бәяләр июль аенда артыр дип көтелә.

Лилия Заһретдинова

Фото: автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев