Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Түбән Каманың Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Мин татарча укыйм!» бәйгесе узды

Быел ул дүртенче мәртәбә оештырылды.

Яшьләрне үз ана телендә фикерләргә, уйланырга өйрәтү, халкыбыз мирасы белән кызыксыну һәм әдәбиятыбызга карата мәхәббәт уяту максатыннан китапханәбездә дүртенче мәртәбә «Мин татарча укыйм!» дип исемләнгән муниципаль бәйге узды. 

Әлеге бәйге дә катнашырга теләүчеләр өчен шартлар бик гади куелган иде. Аларга үзләренә таныш булмаган текстны матур, сәнгатьле итеп, хәтта образга кереп, эмоция белән, әзерләнмичә укырга кирәк иде. Быел без күренекле әдип, филология фәннәре кандидаты, Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинның әсәрләрен кулландык. 

Бәйгедә катнашучылар саны елдан ел артуы күңелне сөендерә. Егетләрнең дә катнашырга теләк белдерүе бер яктан нур өстенә нур булса, икенче яктан аларның әдәби өзекләрне үзенчәлекле матур, сәнгатьле итеп укулары җанга рәхәтлек бирә. Жюри әгъзалары — Фирдәвис Ханов, Алмаз Хөсәенов, Диана Шәйхетдинова, Миләүшә Кашапова, Лилия Гатауллиналарга җиңүчеләрне билгеләгәндә ай-һай авырга туры килде. бергәләп киңәшләшеп нәтиҗә чыгаргач, җиңүчеләр билгеләнде. Алар диплом һәм истәлекле бүләкләр — Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге тарафыннан шушы бәйге өчен махсус ясатылган бокалларга ия булдылар. Җиңүчеләр рәтендә булмаганнар да буш кул белән китмәде — һәрбер катнашучы сертификат алды. Чарага килүчеләр Факил Сафин иҗаты белән якыннан танышып, аның иҗатын зур кызыксыну белән күзәтеп кенә калмады, аның китапларын укырга өйгә дә алдылар. Туган телебездә китаплар укып, сөйләм телебезне тагын да баетып, камилләштерсәк, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, рухи байлыкларыбызны өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыра алсак, киләчәгебез матур һәм ышанычлы булыр. Ана телендә сөйләшеп, телебезне онытмыйча киләсе буыннарга да җиткерә алсак иде! 

Халкыбызның күренекле дин галиме Ризаэддин Фәхретдин: «Милләтнең балалары шул милләт өчен тырышмасалар, аңа хезмәт итүне, ярдәм бирүне вазыйфа дип белмәсәләр, андый милләтләр чирләп ята. Әмма балалары шул милләтне сөйсәләр, шуңа хезмәт итүне вә ярдәм бирүне фазыйләтле бер эш дип белсәләр, ул милләт үсә, гыйззәтле булып гомер сөрә вә яши», дип яза. Бүгенге көндә бу сүзләрнең әһәмияте аеруча зур, тирән. Чөнки халкыбызның киләчәге яшь буын кулында.

Әнфисә Фәйзетдинова, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе

Фото: Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев