Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Түбән Каманың Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Мин татарча укыйм!» бәйгесе үтәчәк

Чара 22 мартта Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, 13 сәгатьтә булачак.

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мин татарча укыйм!» дип аталган муниципаль бәйге үтәчәк. Конкурс татар теленә һәм татар әдәбиятына битараф булмаучыларны бергә очраштырып, әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, китапларга кызыксыну уяту максатыннан оештырыла, дип хәбәр ителә китапханәнең ВКдагы төркемендә. 

Рухи байлыкны үстерүдә китап уку һәм аеруча сәнгатьле укуның роле зур. Сәнгатьле уку — укыганда интонация, пауза, басым һәм башка чаралар ярдәмендә текст эчтәлегенә автор тарафыннан салынган фикерләр һәм хисләрне аерып күрсәтә алу, әсәр идеясен аңлавыңны уку процессында тавышың белән белдерә алу ул, диелә хәбәрдә. 

Быел бәйге Факил Сафинның 70 еллык юбилеена багышлана. 

Чара 22 мартта Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, 13 сәгатьтә булачак.

Белешмә өчен телефон: 8(8555)39-93-83.

Фото: Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев