Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Түбән Каманың Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә әдәби фестиваль узды

Әдәби кафе зонасы бу көнне «китап-маркет»ны хәтерләтте.

Узган шимбәдә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Диалог» дип аталган зур күләмле әдәби фестиваль узды. 

Әдәби кафе зонасы бу көнне «китап-маркет»ны хәтерләтте. Монда «Компасгид» нәшриятының мобиль сәүдә бүлеге җитәкчесе Гүзәл Молонова китап яңалыклары белән таныштырды, һәр укучының теләкләрен тыңлап, яңа китаплар тәкъдим итте. «Татмедиа»- дан сатуга чыгарылган кесә китаплары да үз укучыларын тапты. Чарага килүчеләргә матур сүзләр язылган котлау открыткалары аеруча ошады.

Фестивальнең төп чараларының берсе — Россия язучысы Нина Дашевская белән очрашу булды. Нина Сергеевна китап героеның нинди булырга тиешлеге турында да сөйләде, теләгән һәркем өчен автографлар таратып, осталык дәресе үткәрде. 

Әдәби бәйрәмгә китапханәчеләр ныклап әзерләнгән, килгән кунакларда онытылмаслык хатирәләр калсын өчен төрледән-төрле чаралар оештырылган иде. Кече яшьтәгеләрдән алып, китап яратучы, китапханәнең даими укучыларының да күңелләренә хуш килерлек осталык дәресләре үткәрелде. Әйтик, бүгенге көндә яшьләр арасында популяр булган тукыма букча-шоперларны бизәү буенча осталык дәресләре дисеңме, үзенчәлекле рәсем ясарга өйрәтү дисеңме — барысы да мавыктыргыч һәм файдалы булды. Шулай ук төрле лекцияләр, химик тәҗрибәләр һәм фокуслар, трансформацион уеннар, күләгәләр театры, арт-медитация — һәркем үзенә ошаган, күңеленә хуш килгән чараны сайлады. 

Оештыручылар бәйрәмне кунаклар өчен онытылмаслык, күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә тырыштылар һәм максатларына ирештеләр дип, чын күңелдән әйтә алам. Минем сүзләремне бу көнне китапханәдә булган һәм җылы сүзләр белән саубуллашкан түбәнкамалылар раслар. 

Фестиваль башка елларда да уздырылып, шәһәребездә танылган һәм көтеп алынган чараларның берсенә әйләнсен иде дигән теләктә калабыз. 

Фотолар https://vk. com/biblioteky_nk.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев