Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Вәт, өчпочмак» проекты эшли башлады

Аның кысаларында язучылар, җырчы-башкаручылар, композиторлар белән очрашулар планлаштырылган

Түбән Каманың китапханә системасы гел яңа һәм кабатланмас проектлар уйлап чыгарып тора. Алар креатив исем белән генә түгел, тирән мәгънә һәм эчтәлек белән дә аерылып тора. 

Шулай итеп, кичә китапханәдә өр-яңа «Вәт, өчпочмак» проектының беренче очрашуы булды. Аның кысаларында язучылар, җырчы-башкаручылар, композиторлар белән очрашулар планлаштырылган — анда һәр почмак мөһим һәм үзенчәлекле.

Проект кысаларында беренче очрашу Марс Хафизов катнашында узды. Марс Хафизов — 13 китап, 200дән артык җыр текстлары авторы, Татарстан Респуликасының язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган табибы.

Әдәби очрашу барышында аның сүзләренә язылган көй авторлары — композиторлар белән дә әңгәмә корылды. «Илһам» җыр эстрада артистлары әлеге җырларны тамашачыга җиткерде. Табиб-шагыйрь, композиторлар, җырчылар «Вәт, өчпочмак» проектының асылын ачтылар.

Чара нәфис сүз, көйләр, моңнар аша тамашачыда туган илебезгә, телебезгә мәхәббәт уяту максатыннан оештырыла, дип яхәбәр итә Түбән Каманың мәдәният идарәсе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X