Түбән Каманың Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Каюм Насыйри елын ачтылар
Чара татар телендә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм, гомумән, милли җанлы түбәнкамалыларны җыйды.
Февральдә галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә 2025 ел Насыйри елы дип игълан ителгән иде. Аны «Каюм Насыйри — киңкырлы шәхес: мәгърифәтче, язучы, педагог» фәнни-гамәли конференциясе белән ачып җибәрделәр.
Чарага килүчеләрне берләшмә директоры Гөлназ Арсланова сәламләде. «Татар халкы — зыялы шәхесләргә бай милләт. Алар арасында Каюм Насыйри исеме аерым урын алып тора. Үзе исән чагында аның хезмәтләренә лаеклы бәя бирелмәгән. Шуңа да карамастан, ул газиз халкына хезмәт итүдән туктамаган», — диде ул.
Әлеге теләккә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Ханов та кушылды. Ул мондый чараларның яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булуына басым ясады. Әйе, Каюм Насыйриның шәхесе, туган авылында үзе казып калдырган кое кебек, тирән һәм төпсез. Галим фәннең төрле тармакларында эшләгән: тел гыйлеме, химия, география, биология, арифметика, геометрия... Кырыктан артык китап язган. Җыентыклары Казанда гына түгел, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән. Аның кебек Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп сайланган татар мәгърифәтчеләрен бармак белән генә санарлык. Каюм Насыйри дару үләннәре белән дәваларга, тәмле ризыклар пешерергә, көзге ясарга, сабын кайнатырга өйрәткән. Патша хөкүмәтеннән татар телендә газета чыгарырга рөхсәт ала алмагач, 24 ел дәвамында календарьлар чыгарган. Насыйриның үзе ясаган уен коралларында оста уйнавы, китапларын үзе төпләве турында мәгълүматлар бар. Үз куллары белән ясаган шкафы, диваны бүген әдипнең туган авылында урнашкан музейда саклана.
Чыннан да, киңкырлы шәхес булган ул. Шуңа да аны «татарның Ломоносовы» дип атаганнар, энциклопедик белемгә ия мәгърифәтче дип йөрткәннәр. «Насыйри күп өлкәләрдә беренче булган. Ә беренче булу җиңел түгел. Каюм бабайның да эшләрен аңламаганнар. Моның сәбәбе, мөгаен, галимнең замандашларыннан бер гасыр алда баруында, алга карап эш йөртүендәдер», — диде чараның оештыручысы һәм алып баручысы — Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина. Ул конференциядә катнашучыларны кыскача гына язучының тормыш юлы белән таныштырды.
Каюм Насыйри вафатыннан соң 120 елдан артык вакыт үтсә дә, аның хезмәтләре әһәмиятен җуймаган. Әйтик, «Китаб әттәрбия» җыентыгы бүген дә һәр укытучы, тәрбияченең өстәл китабы булып торырлык. «Үгет-нәсихәт, әдәп-әхлак дәресләрен берләштергән әлеге китап моннан бер гасыр элек язылса да, андагы киңәшләр еллар узган саен үзенең актуальлеген югалтмый. Кайберләре хәтта әһәмиятен арттыра гына бара», — диде Түбән Кама Җәмигъ мәчете имам-хатыйбының гыйлем-тәрбия буенча урынбасары Әлфия Әхмәтҗанова.
Шәһәрнең 27 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Габдуллина әлеге китапны үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зур ярдәмлек дип атады. Каюм Насыйри үзе дә гомеренең шактый өлешен кешеләргә белем бирүгә багышлаган. Казанның духовная семинариясендә булачак христиан руханиларына татар теле укыткан, ислам динен өйрәткән. Тик татар җәмәгатьчелеге Насыйриның әлеге эшен хупламый. Аңа «Урыс Каюм» кушаматы тагыла, әдипне милләткә хыянәттә гаеплиләр. Әлеге тискәре мөнәсәбәт, фикерләр Насыйри 1871 елда Казанда татар балалары өчен мәктәп ачып, аларга рус теле, рус мәдәниятен өйрәтә башлагач та дәвам итә әле. Тик мәгърифәтче үз фикерендә нык тора. Аң-белем дәрәҗәсен күтәрү, дөньяга карашны киңәйтү өчен рус телен белү зарур, дип саный, рус теле аша Европа мәдәнияте белән танышырга чакыра.
Педагогия көллияте укытучысы Фәйрүзә Галимова Каюм Насыйрины тел галиме буларак ачты. «Хәзерге белгечләр тел фәненең билгеле бер тармагында эшли. Ә Насыйри барлык өлкәләрдә берүзе көч түккән. Хезмәтләре фонетика, морфология, синтаксис һ.б. юнәлешләрне колачлый. Татар теле — матур яңгырашлы, аһәңле тел. Моны башка милләт вәкилләре дә күрсен, ишетсен, дип тырышабыз. Ә бит бу эшне Каюм бабабыз башлап җибәргән, татар әдәби теленә нигез салган», — диде ул. «Татар теле — камил, төзек тел, башкалардан бер ягы белән дә ким түгел. Ә аның урам теле дип саналуы телне тирәнтен өйрәнмәүдән килә», — дигән галим. Шушы җитешсезлекне бетерү өчен ул җиң сызганып эшкә керешә, татарлар дөньяви фәннәрне туган телләрендә өйрәнсен дип тырыша. Аның, тәрҗемә иткәндә һәр телнең үзенчәлекләрен искә алып эш итәргә кирәк, дигән сүзләрен бүгенге тәрҗемәчеләр дә күңелләренә салып куйсын иде.
Мәшһүр милләттәшебез исемен йөртүче дәрәҗәле премиябез дә бар бит әле! Ул 1988 елдан башлап, милли мәгарифне үстерүгә үзләреннән өлеш керткән коллективларга һәм аерым затларга бирелә. Әлеге мәртәбәле бүләккә шәһәрнең 49 нчы балалар бакчасы коллективы (җитәкчесе Рәдинә Хәйдәрова) һәм 64 нче бакча мөдире Нурзия Мирхазова да лаек булган иде. Алар очрашуга килүчеләр белән үз эш тәҗрибәләрен уртаклашты.
Агымдагы елда Түбән Кама китапханәчеләрен дә зур гына эш фронты көтә. Берләшмәнең методик бүлек мөдире Рамилә Сафина Каюм Насыйри елы кысаларында үткәреләчәк чараларга тукталды.
Әйе, Каюм Насыйри эшләгән өлкәләрне, хезмәтләрне санап бетерәм димә! Без белгәннәр, Эльмира Шәрифуллина сүзләре белән әйтсәк, — «Аның иҗат диңгезендәге бер тамчы гына». Ә шагыйрәне искә алуым очраклы түгел: Кол Гали исемендәге милли китапханә кызлары аның мәгърифәтчегә багышлап язган «Каюм коесы» поэмасыннан өзекләр укып, чараны тагын да ямьләндереп җибәрде.
«Бисмилләһ» дип башлаган эшнең ахыры һәрчак хәерле була. Галим үзе дә бу сүзне теленнән төшермәгән. Без дә шулай диик. Ел ахырында кабат шушы мәһабәт залда очрашып, башкарылганнарга бергәләп нәтиҗә ясарга язсын!
Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев