Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Түбән Каманың «Апуш» балалар китапханәсендә «Сөйлим анам телендә» бәйгесе узды

Быел ул 5 нче мәртәбә үткәрелде.

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...» — дип язган бөек Тукаебыз һәм ул мең кат хаклы. Беләсезме ни өчен? Чөнки һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе — тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Безнең туган телебез — татар теле. 

Бүгенге көндә туган телебезне яклау, аны торгызу, үстерү һәм милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау — көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Шул максатны күз уңында тотып, шәһәребез китапханәләр берләшмәсе, «Ак калфак» иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге белән иҗади берлектә, «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә инде 5 нче мәртәбә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче сабыйлар арасында нәфис сүз жанрының «Сөйлим анам телендә» дип исемләнгән бәйгесен уздыра. 

2024 ел Президентыбыз тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде, шул уңайдан, быелгы бәйгедә яңгыраган чәчмә әсәрләр гаилә, әти-әни, әби бабай, туганнарга булган мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, изгелек кебек мәңгелек темаларны чагылдырган шигырьләрне барлауга, аларны яңгыратуга багышланган иде. 

Бу көнне «Апуш» үзәк балалар китапханәсе шигърият бәйрәменә килгән балаларның шат авазларыннан гөрләп торды. Бәйгегә һәр бала ныклап әзерләнгән, үзләрен чын артистлар кебек тоталар, дулкынлану да сизелә, ләкин һәрберсе үзенә йөкләнгән миссияне төгәл үтәп чыгарга тырышты. Бу урында сабыйларны бәйгегә әзерләгән татар теле тәрбиячеләренә, телебезгә битараф булмаган әти-әни, әби-бабайларга олы рәхмәт сүзләрен әйтеп үтәсебез килә. Сезнең тырыш хезмәтегезне күргәч, күңелләр күтәрелеп китә. Ә бит рухланыр өчен бер чаткы да җитә.Тырышып-тырмашып үзенең туган телендә шигырь сөйләргә омтылучы бала — татар даирәсе, милләтебезнең киләчәге бит инде ул.

Алдагы елларда буласы бәйгеләрдә катнашучыларга киңәш йөзеннән шуны җиткерәсе килә, әйдәгез әле, бәйгеләргә иҗади якын килеп, «тапталмаган», радио-телевидениедә бик еш яңгырамаган, әмма балалар күңеленә якын әсәрләрне сайлыйк. Әнә бит, 76 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче, бәйгенең Гран-при иясе Элина Гыйзетдинова, XX гасыр башы язучысы Гыйффәт туташ шигырен искиткеч матур итеп, күңелләргә үткәзеп сөйләве белән хөкемдарларның мәхәббәтен яулады, сирәк яңгыраучы классик шигырьне сайлавы белән отышлы калды, бәйгебезнең спонсоры булган «Ак калфак» иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге житәкчесе Гөлсинә Галиуллинаның махсус бүләгенә — милли бизәкләр төшерелгән матур яулыкка да ия булды.

Бәйгенең онлайн форматта узган беренче этабыннан жюри 72 катнашучыдан 24 баланы сайлап алды. Ә финалга «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә шәһәребезнең иң талантлы һәм сәләтле, иң булган һәм уңган, милләткә гашыйк малайлары һәм кызлары көч сынашты. 

Җиңүчеләр 3 категориядә билгеләнде: 2-3 яшьтәге балалар, 4-5 яшьтәге һәм 6-7 яшьтәге балалар номинацияләре, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә үзгә билгеләнүләр каралган иде. 

Өстәп шуны әйтәсе килә, балаларыбыз ел дәвамында китапханәләргә йөреп, татар әдәбияты, татар язучылары белән күбрәк танышсыннар иде, шул чакта гына без куйган максатларыбызга ирешә алачакбыз. 

Лилия Гатауллина, «Апуш» үзәк балалар китапханәсе мөдире
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев