Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Түбән Камада нәфис сүз осталары конкурсының финалы узды

Конкурсның йомгаклау этабына 130 кешенең 49ы чыкты.

Түбән Камада нәфис сүз осталары шәһәр конкурсының финалы узды. Катнашучылар татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләрен укыдылар.

Конкурсның йомгаклау этабына 130 кешенең 49ы чыкты. Нәтиҗәләр Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә ясалды. Конкурста иң яшь катнашучыга нибары өч яшь, ә иң өлкәненә 82 яшь иде.

Хәзер жюри җиңүчеләрне сайларга тиеш. Аларны 26 апрельдә — танылган татар шагыйренең туган көнендә бүләкләячәкләр.

«Катнашучылар бүген безгә шундый әзерлек белән килделәр, мин һәркемгә беренче урыннар бирер идем. Чын күңелдән укыдылар», — дип билгеләп үтте Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең бүлек мөдире Әнфисә Фәйзетдинова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев