Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Түбән Камада язучы Нәбирә Гыйматдинова белән әдәби-музыкаль очрашу булачак

Очрашу барышында язучыга әсәрләрен укыганда туган, үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин.

21 октябрьдә Үзәк китапханәдә, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, күренекле язучы Нәбирә Гыйматдинова белән «Кеше. Язмыш. Әдәбият» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу булачак. 

Нәбирә Гыйматдинова иҗаты мавыктыргыч сюжетка корылу өстенә, җәмгыять, кешелек һәм милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Кешелек белән табигать арасындагы гармониянең бозылуын, адәм балаларының табигатьтән ераклашуын һәм шуның нәтиҗәсендә, җәмгыятьтә явызлык артуы әсәрләрендә ачык чагылыш таба; халкыбызның үткәндәге һәм бүгенге тормыш-көкүреше хакында, туган илебез, җиребез киләчәге турында уйландыра. Намус, вөҗдан, кешелеклелек, иманлы булу һәм мәхәббәт кебек мәңгелек әхлакый төшенчәләрне олыларга, аларга тугры булып калырга өнди. Яшь буын укучыларына язучы тормыш кануннарын белү генә түгел, аларны үтәү кирәклеген дә күрсәтә. 

Очрашу барышында язучыга әсәрләрен укыганда туган, үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин. 

Очрашу 13.00 сәгатьтә Габдулла Тукай урамындагы 31 йортта урнашкан китапханәдә узачак.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев