Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Түбән Камада Бөтендөнья норматив булмаган лексика белән көрәш көненә әзерләнәләр

Әдәплелек дәресендә «Балаларны үстерү үзәге» һәм Олы Афанасово авылының мәдәният йортыннан 60 бала катнашкан.

Бөтен дөньяда 3 февральдә норматив булмаган лексикага каршы көрәш көне билгеләп үтелә. «Твори добро, Нижнекамск» төркеме активистлары да аңа әзерләнергә булган. Алар балалар аудиториясеннән башларга карар итә.

«Ничек итеп әдәпле аралашырга, өйдә, кибеттә һәм транспортта игътибар һәм кайгыртуны ничек күрсәтергә — бу турыда безнең активистлар әдәплелек дәресендә сөйләде. Ә балаларга кызыклы һәм күңелле булсын өчен, алар белән тематик актив уеннар уйнадылар һәм табышмаклар уйлап чыгардылар», — дип язалар алар.

Әдәплелек дәресендә «Балаларны үстерү үзәге» һәм Олы Афанасово авылының мәдәният йортыннан 60 бала катнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев