Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Түбән Кама китапханәсе шагыйрьләр, композиторлар һәм артистлар катнашында проект башлап җибәрде

Проект кысаларында кунакларны шагыйрьләр, композиторлар һәм җыр башкаручылар белән кызыклы очрашулар көтә.

Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә китап укуны пропагандалауга юнәлдерелгән яңа «ВәТ өчпочмак» проектын башлап җибәрде.

Проект кысаларында кунакларны шагыйрьләр, композиторлар һәм җыр башкаручылар белән кызыклы очрашулар көтә, дип хәбәр итә Түбән Каманың Үзәкләштерелгән китапханә системасының матбугат хезмәте.

Мәсәлән, 10 мартта китапханәдә күп кенә популяр татар җырлары авторы булган шагыйрә Альбина Мортазина белән очрашу булды. Чарага шулай ук «Мунча ташы» татар сатира һәм юмор театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла һәм җырчы Рамил Әсхәдуллин да кушылды.

Фото: Түбән Каманың Үзәкләштерелгән китапханә системасы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев