Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Театр артистлары түбәнкамалыларга көз турында шигырьләр укыячак

Чара «СемьЯ» паркында узачак.

27 октябрьдә «СемьЯ» паркында «Осеннее очарование» проекты узачак.

Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чара барышында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артистлары көз турында шигырьләр укыячак.

Бу проект шәһәр халкының йөрәкләрендә шигърияткә мәхәббәт уятырга тиеш. 

«Шулай ук безнең күпмилләтле шәһәр халкы һәм кунаклары туган телләрендә шигырьләр укый алачак, бу проект Россиянең күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгытырга ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үттеләр матбугат-хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев