Татарларны таныту теләге белән...
Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Әхәт Мушинский белән очрашу узды.
Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында, Татар ПЕНүзәге директоры, «Казан альманахы»ның баш мөхәррире, Татарстан Милли китапханәсенең өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Мушинский белән очрашу узды.
Кичәне алып баручы Марина Балашова кыскача гына Әхәт Хаевичның иҗади биографиясе белән таныштырып узды. Аның әтисе Камал театры артисты һәм фокусчы булган, «Балачагым сәхнә артында узды», — дип юкка сөйләми икән.
Беренче хикәяләре чик сакчылары гаскәрендә хезмәт иткәндә армия газетасында басылып чыга. «Оргсинтез» заводында эшли, университетта укыганда ук «Комсомолец Татарии» газетасында мәкаләләрен бастыра. 1981 елда әлеге газетаның берничә санында әхлак мәсьәләсен күтәргән «Кайту» («Возвращение») повесте басыла һәм 1982 елда «Казан утлары» журналында да дөнья күрә.
Авторның бигрәк тә «Шәех һәм йолдыз санаучы» («Шейх и звездочёт»), «Әнәс-ананас һәм башкалар» әсәрләре укучыларда популярлык казанды. «Бөкре кеше язмалары» романы Россиянең Г. Р. Державин исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Иҗатының үзенчәлекләре — Казан һәм Татарстан тарихы, балалар һәм яшьләрне борчыган темалар. Ул үз фикерләрен, хисләрен һәм фантазияләрен язма текст аша бик сәләтле сурәтли. Әсәрләренә психологизм, фәлсәфи тирәнлек хас. Аларда Казан һәм республика тарихыннан кызыклы мәгълүматлар бар.
Әхәт Мушинский укучыларның күп сорауларына җавап бирде һәм үзенең «Пушкин кызы» әсәреннән өзекләр укыды. Иҗат юлында булган кызыклы фактлар белән таныштырды. Менә шуларның берсе генә: «Эдельвейслар артыннан» дип аталган повестен язу өчен ул альпинизм буенча Татарстанның җыелма командасы составында Тянь-Шаньга оештырылган экспедициядә катнаша. Моннан 25 ел элек Татарстан язучылары Халыкара ПЕН-клубка кабул ителәләр. Башта Ә.Мушинский бу оешмада сәркатип итеп сайлана, ә бераздан татар ПЕН-клубының директоры итеп билгеләнә:
— Европаның һәм Көньяк Американың дистәләгән илләрендә булдык, татарча-русча китап күргәзмәләре белән таныштырдык. Без дөнья әдәби аренасына чыктык, бу Халыкара ПЕН-клубка 140 ил керә. Без хәзер 4 телдә: татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендә китаплар чыгарабыз. Боларның барысын да дөньяның әйдәп баручы университетлары китапханәләрендә таратабыз һәм үзебез белән конгресска алып барабыз, ул ел саен төрле илләрдә уза, — дип сөйләде Ә.Мушинский.
Очрашуны Түбән Кама шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлназ Арысланова йомгаклап, язучыга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм китаплар тапшырды. Ә «Илһам» ансамбле солисты Оксана Куликова бик матур җыр бүләк итте.
Фото https://vk. com/tukai_nk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев