Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Тагын да яктырак балкысын!

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 55 еллыгына багышланган «Кама таңнарының сүнмәс яктысы» дигән юбилей кичәсе үтте.

Анда әдәби берләшмә әгъзалары, каләм тибрәтүчеләр, шагыйрьләр, язучылар, гомумән, шигърияткә, әдәбиятка, туган телебезгә битараф булмаган түбәнкамалылар, иҗтимгый оешмалар вәкилләре, «Илһам» эстрада ансамбле җырчылары һәм укучылар катнашты.

Узган гасырның 60 нчы еллары ахырында илебезнең төрле төбәкләреннән шәһәр төзелешенә килгән яшьләр арасыннан, әдәби иҗатка омтылучы кешеләрне бөртекләп җыеп, әдәби түгәрәк оештыралар. Камил Гыйльмуллин җитәкләгән бу түгәрәккә йөрүче егетләр-кызлар ул чакта әдәби кичәләр оештыралар, тулай торакларда очрашулар үткәрәләр. 

Бик тиздән әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр саны бермә-бер арта һәм ул 1968 елдан «Кама таңнары» дигән иҗади берләшмәгә әверелә. Анда йөрүчеләрне бары тик бер генә нәрсә берләштерә — татар әдәбиятын халык арасында пропагандалау, яшьләрне иҗатка җәлеп итү. 

Шушы биш дистәдән артык ел эчендә әдәби берләшмә аша кемнәр генә үтмәгән! Әлбәттә, кәлам тибрәткән һәркем шагыйрь дә, язучы да булып китми. Алар йөрәк кушуы буенча, күңел халәтенә буйсынып иҗат белән шөгыльләнәләр. Шул ук вакытта "Кама таңнары«на йөреп, беренче чыныгу алган, каләмнәрен чарлаган дистәдән артык язучы республика күләмендә танылуга ирешкән, әдәби премияләргә лаек булучылар да шактый. 

Дөрес, берләшмәнең гөрләп чәчәк аткан вакытлары гына түгел, «менә сүнәм, менә бетәм» дигән чаклары да булгалады. Узган гасырның 90 еллар башында "Кама таңнары«на йөрүчеләр бөтенләй бетеп, берләшмә әнә шундый «кризис» кичергән иде. Тик бу озакка бармады, кабат дөрләп кабынырга көч тапты, янә үзенең данлы үткәнен дәвам итте. 

Кайчандыр әдәбият дөньясында үз сүзләрен әйткән, шәһәребез мәдәниятендә сизелерлек эз калдырып, инде арабыздан киткән шагыйрьләр, язучыларны да искә алдылар бу кичәдә. 

Берләшмәне озак еллар җитәкләгән танылган язучы, драматург, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Фәтхулла Абдуллин, шагыйрь, публицист, эзтабар язучы Нурулла Гаптуллин сөйләгән истәлекләрне дә тамашачылар күңел биреп тыңладылар. Бу әдәби кичәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөргән һәркем үзе язган шигырьләрне сөйли алды, берләшмәнең үткәне һәм киләчәге турында фикерләре белән уртаклашты. Ә шагыйрә һәм җырчы Мөнҗия Хәлимованың үзе гармунда уйнап, җыр башкаруын көчле алкышларга күмделәр. 

Кичәгә йомгак ясау өчен "Кама таңнары«ның хәзерге җитәкчесе, шагыйрә Рәсимә Нәбиуллинага сүз бирделәр. Ул «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен менә дистә елга якын җитәкли. Хәзер инде язучыларга тагын да киңрәк, күләмлерәк аудиторияне җәлеп итү мөмкинлекләре туды. Берләшмә әгъзалары, интернет челтәрләре аша үзләренең иҗат җимешләрен күбрәк кешеләргә җиткерә ала. Һәм бу эшләрне оештыруда Рәсимә Нәбиуллинаның хезмәте бик зур. 

Тукай исемендәге китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова очрашуга килгән һәркемгә уңышлар теләде, бу кичәнең матур истәлеге итеп «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә иҗат белән шөгыльләнүчеләргә китаплар бүләк итте. 

Кичәне китапханә хезмәткәрләре Алсу Вәлиуллина һәм Гөлфия Мусина бик матур итеп алып бардылар.

Фотолар: vk.com/tukai_nk, vk.com/tukai_nk сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев