Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Шагыйрь Рафис Корбан белән очрашу

Без, 37 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, баланы матур әдәбият белән якыннан таныштыру өчен, «Китаплы балачак» проекты кысаларында бик күп очрашулар уздырабыз.

Монысында Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты, төрле жанрдагы иллеләп китап авторы, проза өлкәсендә бер-бер артлы күләмле дүрт әсәрен — «Ватан», «Әхмәров», «Артык кешеләр», «Җидегәннән төшкән нур» романнарын — китап сөючеләргә бүләк иткән Рафис Корбан белән якыннан танышу, аралашу бәхете елмайды. 

Балачакны нинди генә гүзәл мизгелләр бизәми? Хыял дөньясында тирбәлгән балачакны кем генә искә алмый икән. Бишек җырлары, әкиятләр, матур шигырьләр аша бала дөньяны танып белә. Рафис Корбан — балалар өчен берсеннән-берсе матур, тирән эчтәлекле китаплар иҗат иткән язучы. Аларның исемнәре дә бик кызык, үзләренә тартып торалар: «Буран кайда йоклый?», «Тимерле чәй», «Балаларга бүләк», «Минем туган көнемдә», «Капкорсак һәм бавырсак», «Куркуны җиңгән куян», «Сөзгәк болыт» һәм башкалар. 

1987 елда аның балалар өчен «Буран кайда йоклый?» исемле шигырьләр китабы дөнья күргән иде. Шагыйрь балалар дөньясын бөтен нечкәлеге белән тоеп, сизеп яза. Гомернең иң садә, мәшәкатьсез сабый чакларын искә төшерә. 

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль Рафис Корбанга бик тә туры килә: рәссам да ул, төрле тапшырулар редакцияләрендә, газетажурналларда җаваплы вазыйфаларны башкара. Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә дә булган. Хәзерге вакытта исә Рафис Корбан «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире булып эшли.

Иң кызыгы, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире булып эшләгән чорыдыр. Шул вакытта Рафис Корбан күп пьесалар иҗат итә. 

Очрашу күп истәлекле мизгелләр белән үрелеп барды. Шагыйрь үзененең балачагын, беренче шигырен кайчан язганын, рәсем ясауның нечкәлекләре турында мәктәп укучылары белән әңгәмә алып барды. Җанында балачакның шуклыгын, шаянлыгын туплаган Рафис Корбан иҗаты балалар күңеленә үтеп керә. «Керпе малае дуслар эзли» пьесасыннан өзекне 38 нче мәктәпнең 1Б сыйныфы укучылары уйнап күрсәтте. «Елның дүрт фасылы» шигырен рольләргә бүлеп 27 нче бакчада тәрбияләнүче нәниләр оста итеп башкарды.

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да Рафис Корбан белән бәйле истәлекләргә тукталып иҗатлары белән таныштырдылар. Сукмакны бит кайчандыр Кешеләр салып үткән. Димәк, сукмак салырга Безгә дә чират җиткән, — ди шагыйрь. 

Әйе, һәркем үз сукмагын салырга тиеш. Рафис Корбан да балалар дөньясына үз сукмагын салган язучы.
Резедә Галиева, 37 нче номерлы балалар китапханәсе мөдире
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев