Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Шагыйрь кунакка кайтты

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, «Вәт өчпочмак» проекты кысаларында шагыйрь, биш китап авторы Альбина Мортазина иҗатына багышлаган «Моңнар ява...» дигән әдәби-музыкаль кичә булды.

Бу көнне Альбина ханым китапханәнең генә түгел, шәһәребезнең дә көтеп алынган кунагы иде. Ул бу очрашуга ерактан, Казан каласыннан ук килгән. Шул ук вакытта Альбина Мортазина түбәнкамалыларга бик якын да. Ничек шулай булмасын: ул — шәһәребездә озак еллар яшәгән һәм 2 нче китапханә мөдире булып эшләгән кеше. Биредәге иҗат әһелләре генә түгел, бик күп түбәнкамалылар аны хәтерли, таный, хөрмәт итә. Гомере буе кешеләргә мәгърифәт нуры өләшкән китапханәчене ничек хөрмәтләмәсеннәр инде?! 

Сүз дә юк, китапханәдә эшләгән кеше үзе дә я әдип, я шагыйрь җанлы булырга тиештер кебек. Үзе әдәби иҗатны яратмаса, башкаларда әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт уята алыр идеме?! 

Альбина китапханәче булганы өчен генә шигырь яза башламаган. Киресенчә, шигъри җанлы булганы өчен китаплар дөньясына тартылган. Сөйләгән истәлекләреннән мәгълүм булганча, әле кечкенә чагында ук оялчан кыз, үзе өчен генә шигырьләр язып, дәфтәр битләрен башкалар күрмәслек җиргә җыеп бара торган булган. Тик иҗат кешесе йөрәк түренә җыелган хисләрен яшереп кала аламы соң?! Ул, челтер чишмә шикелле, күңел түреннән барыбер бәреп чыга, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итә. Аның шигъри күңелле кыз икәнен барыбер сизәләр. 

Мәктәптә укыган елларында ук, шигырьләр язып кына түгел, аларны сәнгатьле сөйләп тә күп конкурсларда катнаша ул. Бу осталыгы күренекле шагыйрьләрнең дә игътибарыннан читтә калмый. Шул чактагы кичәләрнең берсендә, аның сәнгатьле итеп шигырь сөйләвен тыңлаган Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким, кызның сәләтен күреп, аңа киләчәктә уңыш юрыйлар...

Кичәнең исеме юкка гына «Моңнар ява...» дип аталмаган. Альбина Мортазинаның шигырьләренә бүгенге көндә 40 лап җыр язылган һәм аларның күпчелеген танылган артистлар башкара. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, күп көйләрне шәһәрдәшебез, композитор-башкаручы Рамил Әсхәдуллин язган. Аның белән иҗади хезмәттәшлекләре инде күптән дәвам итә икән. 

Ни кызганыч, әлеге кичәгә Рамил үзе килә алмаган. Ләкин иҗатташына видео аша матур теләкләрен юллаган. «Альбина апаның шигырьләре үзләре көй сорап тора. Шуңа күрә аларга көй язу җиңел», — диде җырчы. Һәм, әлбәттә, алга таба да хезмәттәшлекне дәвам итәргә сүз бирде. 

Кичә кунаклары арасында шулай ук элекке елларда җаваплы урыннарда эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы мөхтәрәм шәхесләр Таһир Хатип улы Камалетдинов, Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин да бар иде. Алар шагыйрьнең иҗатына карата үзләренең матур фикерләрен әйттеләр. «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулланың, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзаларының җылы теләкләре дә тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. 

Теләкләр әле моның белән генә бетмәгән икән, Альбина ханымның якын дусты, сердәше, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев та, үзләре очрашуга килә алмасалар да, видео аша матур теләкләрен җиткерделәр.

Кичә китапханәчеләрнең шагыйрь язган шигырьләрне сәнгатьле укулары, Алсу Вәлиуллина һәм Илшат Хәбибуллин башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Нәни Алсу Сабированың «Замана балалары» дигән шигырьне сәнгатьле укуы бәйрәмгә үзенчәлекле матур төсмер өстәде.

Очрашу бик күңеле һәм күтәренке рухта узды. Аны үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова алып барды.

Фото https://vk.com/tukai_nk сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев