Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Сабыйларга елмаю өләшәләр

Шәһәребездә уңышлы эшләп килүче «Сөенеч» курчак театры хакында ишеткәнегез бармы? Кечкенә сабыйлар бик яратып кабул итә аларның чыгышларын. Әйдәгез, бүген сезне бу театр белән якыннанрак таныштырабыз.

«Сөенеч» не оештыруда башлап йөрүче Вәсилә Исмәгыйлеваның Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлегендә эшләгән чорында ук туган хыялы бу. Конгресс бүлеге егетләре, сыйныфташлары Вәсилә ханымның бу ниятенә теләктәшлек белдереп, булдыра алганча ярдәм итәләр. Тик ачылып, эшли генә башлаган театрның эшчәнлеге, заман чире аяк чалганга, бераз тукталып тора. Шулай да Вәсилә ханым төшенкелеккә бирешми, вәзгыятьнең үзгәрүен көтеп ала. 

Бүгенге көндә алар — балалар бакчаларының, мәктәпләрнең яратып, көтеп алган театры. "Сөенеч«нең дуслык темасына, экология, тирә-як табигатьне саклау һәм спортка багышланган музыкаль тамашалары сабыйларны шатландырырга әзер. Сценарийларын да әллә кайдан эзләп йөрмиләр, Вәсилә ханым үзе яза аларны. 

«Сөенеч» балалар бакчаларында, мәктәпләрдә чыгыш ясап, балаларны сөендерә. Театр «артистлары» шәһәр күләмендә оештырылган чараларда да актив катнаша. Менә тагын бер яңалык — бу айда халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышлап зур чара үткәрергә җыеналар. Айга бер мәртәбә балалар дәваханәсенә барып, анда дәваланучы сабыйлар алдында да чыгыш ясарга әзерләнәләр. 

Сәнгать җитәкчесе В.Исмәгыйлева әйтүенчә, 5 нче һәм 31 нче мәктәпләрдә театр дәресләре алып барыла. Репетицияләр үткәрер, бергәләп сөйләшер, фикер алышыр өчен урыннары да бар — Түбән Каманың «Ялкын» яшьләр клубында җыелалар. Тамашаларга әзерләнгән декорацияләр, костюмнар да шунда саклана икән. «Ике составта эшлибез. Зурлар составында — алты кеше. Музыкантлар, актерлар, декораторларыбыз — барыбыз бергә дус, тату эшләп киләбез. Әкренләп яшьләребез дә сценарийлар язарга, кичәләр алып барырга өйрәнеп киләләр, спектакльләрдә уйныйлар», — ди В.Исмәгыйлева. 

«Сөенеч» театрының шул кыска вакыт эчендә балалар арасында популярлашып китүнең сәбәбен әйтимме? Башка театрлардан аермалы буларак, алар чыгышларын ике телдә әзерлиләр. Әле җитмәсә, балалар ярата торган зур йомшак уенчыклар «уйный» сәхнәдә. 

Шунысын да әйтмичә ярамас, театр быел үзенең беренче юбилеен билгеләп үтәргә җыена, аның оешуына биш ел була. Шушы ел эчендә күпме сабыйларга сөенеч өләшкән «Сөенеч» бит ул. Киләчәккә планнары да зурдан аларның. Алга таба да җиң сызганып эшләргә, балалар каршында татар телендә дә чыгыш ясап, телебезгә кызыксыну, хөрмәт уяту аларның максатлары. Без «Сөенеч» кә озын сәхнә гомере, уңышлар телибез. Балаларны шулай сөендерүегезне дәвам итегез, эшләрегез дәвамлы булсын.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X