Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

«Нур да канатлы икән!»

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрә Гөләндәм Галиеваның «Канатлы нур» дигән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Иң беренче чиратта, әдәбият сөючеләр китапның исеменә игътибар итмичә калмагандыр, мөгаен. Канатлы нур! Кошларның канатлары була, ә нурның канаты?.. Була икән шул менә. Нур да канатлы икән! Тик аны бик сирәкләр генә тоя, сизә ала. Ул күренмәс канатлар, кешеләр күңеленә кагылып үткәндә, йөрәкләрендә туган хисләр өермәсе аша тоялар ул канатларны. Гөләндәм ханымның шигырьләрен укыгач, нурның да канаты булуына ышанмыйча мөмкин түгел. 

... Канатлы нур Иңә күктән җиргә —

Сафландырып талган йөрәкне!.. 

Гөләндәм Галиеваның исеме соңгы елларда шигырь сөюче шәһәрдәшләребезгә генә түгел, республикабызда да таныла башлады. Юк, ул һәр җирдә чәчрәп чыгып, үзен күрсәтергә яратучы әрсез затлардан түгел. Аңа тыйнаклык хас. Ул күркәм сыйфаты аның шигырьләрендә дә сизелә хәтта. Лирик-фәлсәфи шигырьләрендә ниндидер серле тирәнлек бар. Әнә шул серлелеге белән җәлеп итәдер ул шигырь сөючеләрне. Аларны укыгач, шагыйрьнең ни әйтергә теләгәнен уйлап, кабат күңел аша үткәрәсең. Ни әйтергә теләгән?.. Ә фәлсәфәнең төбе бик гади икән ләбаса: яшәешебез, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, туган төбәк, әтиәни, табигать, милли мохит...

Чараны алып баручы, үзәк китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова, кичәнең төп герое Гөләндәм Исрафил кызын сәхнә түренә чакыргач, беренче сорау итеп, тамашачыларны үзе белән таныштыруын үтенде. Сүз дә юк, шигырьләрен укыган булсалар да, аның туган ягы, әтиәнисе, бала чагы, яшьлек еллары турында күпләр белми. Болар хакында шагыйрьнең үз авызыннан ишетү, аеруча кызыклы...

Гөләндәм ханым иң гадел, иң гуманлы укытучы һөнәрен сайлаган. Шактый еллар авыл мәктәбендә, аннан соң Түбән Камада балаларга белем биргән. Хәзер исә Түбән Кама муниципаль районының матбугат үзәгендә эшли. «Ләкин мин әле хәзер дә мәктәпне, үзем укыткан укучыларны сагынам», — ди ул. Аңлашыла, яшьлегенең иң матур чагында шаулап-гөрләп укучылар арасында узган мәктәп тормышы еш исенә төшәдер нечкә күңелле шагыйрьнең.

Гөләндәм Галиеваның китапханәче Алсу Вәлиуллина сәнгатьле итеп укыган шигыре дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Гөрләтеп кул чаптылар! Бераз гына җыр-моң дулкынында тибрәлеп алу мөмкинлеге дә булды: «Илһам» эстрада ансамбле солисты Марат Фәйрушин башкаруында җыр яңгырады. 

Кичәгә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин да килгән иде. Эш-гамәлләре минутларына кадәр исәпләп бүленгән хакимият җитәкчесенең, юк вакытын бар итеп, шушындый чарага килүе бары тик хөрмәт хисләре генә уята. Татар теленең язмышы, киләчәге өчен битараф булмаган кеше генә мондый гамәлгә сәләтледер. Рамил Хәмзә улы татарча китапларның чыгып торуы, милләтебезнең киләчәге өчен бик әһәмиятле булуын әйтте. Әнә шулай итеп, татарча шигырьләр, хикәяләр укыган яшь буында ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләнә. Чөнки телебезнең бөтен матурлыгы нәкъ менә әдәби әсәрләрдә, күңелгә ятышлы шигырьләрдә ачык чагыла. 

Гөләндәм Галиева үзенең ничек итеп әдәбият мәйданына кереп китүе турында да сөйләде. «Шигырьләрне авторның үзеннән дә остарак укучы юк», — дигән сүзләрне куәтләп, берничә шигырен үзе укыды. Чыннан да, бөтен күңелен биреп язган иҗат җимешен, үзәкләргә үтәрлек итеп укып, тамашачыларның алкышларына лаек булды.

«Канатлы нур» китабының мөхәррире — танылган шагыйрь, әдип, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин. Китапка кереш сүзне дә ул язган. Ни кызганыч, Факил абый кичәдә үзе катнаша алмады. Ләкин ул үзенең китапка булган фикерләрен бик матур эчтәлекле видеоязма аша җибәргән. Ул анда шагыйрәнең иҗатын югары бәяләде. 

Әлбәттә, чыгышлар авторның шигырьләрен сәнгатьле уку һәм җыр-музыка белән үрелеп барды. Китапханә хезмәткәрләре Гөлфия Мусинаның, Айгөл Галләмованың шигырь укулары, «Илһам» татар эстрада ансамбленең җырчыкомпозиторы Илһам Хисмәтуллин башкаруында җыр шулай ук кичәгә матур төсмерләр бирде. 

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары да әлеге кичәнең мөхтәрәм кунаклары иде. Берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина шагыйрьне яңа китабы чыгу белән котлады, иҗат уңышлары теләде. 

«Термостепс» оешмасының генераль директоры, аксакаллар шурасы әгъзасы Рифкат Вәлиев сүз алып, Гөләндәм Галиеваның иҗатына соклануын белдерде, аның дәвамлы булуын, киләчәктә тагын бик күп китаплар чыгаруын теләде. 

Г.Галиеваның бу беренче генә китабы түгел. Аның «Тәүге адымнар» дигән беренче җыентыгы 2008 елда ук басылып чыккан иде. Бераз соңрак «Күңел тәлгәшләре» исемлесе дөнья күрде һәм тиз арада шигырь сөючеләрнең яратып укый торган китабына әверелде. 

Мин шагыйрь дә, тәнкыйтьче дә түгел. Шулай булса да, шигырьләр укырга яратам. Бер танылган шәхес авызыннан: «Хәзер шигырь язучылар бик күп, тик шагыйрьләр генә аз», — дигән сүзләрне ишеткәч, шигырь язгач шагыйрь була түгелме соң инде ул, дип бик гаҗәпләнгән идем. Тора-бара аңладым, шигырь язган һәр кеше дә Шагыйрь түгел икән ләбаса. Аларның баш хәрефтән языла торганнары сирәк икән. Гөләндәм Галиеваның бу җыентыгы алдагы китаплары шикелле тиз арада үз укучысын табар һәм ул киләчәктә исеме баш хәреф белән язылырлык шагыйрьләр арасында лаеклы урын алыр дигән өмет бар. 

Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев