Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

«Насыйп булды очрашулар тагын безгә...»

Түбәнкамалылар Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән очрашты.

Түбәнкамалылар Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән очрашты. Кичәне Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре оештырды һәм алып барды.

Соңгы тапкыр моннан нәкъ 26 ел элек килгән булган ул Түбән Кама укучысы белән очрашуга. Шул вакыттан соң күпме сулар аккан, ә Эльмира апа бер дә үзгәрмәгән: шундый ук матур, зәвыклы, затлы булып калган. 

Тамашачы сөекле шагыйрәсен көчле алкышларга күмеп каршы алды, шигырьләрен тыңлап тетрәнде, аның сүзләренә язылган җырларны тыңлап моңланды. Сәхнә түрендә яз кояшы сыман балкып утырган Эльмира ападан күзне алырлык түгел иде ул көнне. Үзен хөрмәт итеп килгән кадерле укучысы белән ул йөрәк түрендә йөрткән иң матур, якты хатирәләрне бүлеште: туган ягы — Мөслиме, бар гомерләрен укытучылык эшенә багышлаган әтиәнисе, үзенең дә, алардан үрнәк алып, Минзәлә педагогия училищесында белем алган чаклары... Укытучыларын, остазларын да җылы сүзләр белән искә алды кунак. Алар арасында күренекле композитор Әнвәр Бакиров та бар. Эльмира апа Әнвәр абый белән уртак иҗат җимешләре булган «Ямьле безнең Минзәләбез» җырының язылу тарихы турында да сөйләде. 

Минзәлә шәһәренең юбилее уңаеннан җыр язу өчен шигырь кирәк була. Әлеге игълан шигырь язу чыларда зур кызыксыну уята. Олысы да, кечесе дә бик теләп үз эшләрен тәкъдим итә. Шулай да педагогия училищесы студенты Эльмира Шәрифуллина шигыреннән дә яхшысын тапмыйлар. Яңа җыр «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә тексты, ноталары белән бергә басылып чыга. Тамашачы аны беренче тапкыр Хәнәфи Шәйдуллин башкаруында ишетә, соңрак 1000 кешедән торган хор Минзәлә Сабантуенда яңгырата. Җыр кыска вакыт эчендә тамашачы күңелен яулый. Аны бүген дә яратып башкаралар. 

Эльмира апа сөекле ире — язучы, шагыйрь Фаил Шәфигуллин белән бәйле истәлекләрен дә яңартты, үзләренең танышу тарихы белән дә уртаклашты. «Минем өчен ул бүген дә иң талантлы шагыйрь булып кала. Аның кебек юмористик әсәрләр язучылар юк дип курыкмыйча әйтә алам», — диде ул. Әнә шул иң-иңе булган кадерле кешесенә гомере буе тугры кала Эльмира апа, ир хакын хаклап яши. Язучы Зәки Нури икесен дә үзе мөхәррир булып хезмәт куйган «Казан утлары» журналына эшкә чакыргач, корректорлык вазифасыннан баш тартуы да иренә булган мәхәббәте, хөрмәтенең якты чагылышы булып тора түгелме? «Икең бер җирдә эшләү дөрес түгел», — ди аңа Фаил абый. Башка берәү булса, бөтенләй башкача хәл итәр, мин синнән киммени дип, юл да куймас иде, бәлки. Юк шул, Эльмира апа башкалар кебек түгел!.. 

Фаил Шәфигуллин 35 яшендә фаҗигале төстә вафат була. Шушы кыска гына гомере эчендә ул үзеннән соң гаҗәеп бай иҗади мирас калдырып китә. Эльмира апа — әнә шул иҗатны бөртекләп җыйган, аны мәңгеләштереп, татар укучысына җиткергән олпат зат та әле. Аның тырышлыгы белән Фаил Шәфигуллинның төрле елларда матбугат битләрендә дөнья күргән, кайсы-кайда таралып, чәчелеп яткан, кайберләре каралама хәлендә сакланган күп кенә әсәрләре китап булып басылып чыкты.

Әйе, шагыйрә белән бергә моңланды да, елмайды да ул көнне Түбән Кама укучысы. 76нчы балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең чыгышын да бик җылы кабул итте алар. Китапханәче кызларның шигырь укуын тын да алмый тыңладылар. Илһам Хисмәтуллин башкаруындагы җырлар ямь өстенә ямь булды. Шагыйрә кичәнең сценариен язган, үзе үк аны алып та барган Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина адресына да җылы сүзләрен кызганмады. 

Әлеге кичә дә «Тукай-фест» фестивале кысаларында планлаштырылган чаралар исәбеннән узды.
Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Лилия Бусыгина фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X