Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Муса Җәлилнең туган көнендә Түбән Камада Бөтенроссия форумы старт ала

15 февральдә һәйкәл янында төп әдәби митинг үтәчәк.

Түбән Камада күренекле татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм чаралары узачак.

15 февральдә 14 сәгатьтә һәйкәл янында төп әдәби митинг үткәрелә. Һәйкәлгә чәчәкләр салу планлаштырылган.

Шулай ук бу көнне мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укучылар конкурслары үткәреләчәк. Ә 1 нче гимназиядә иртәнге сәгать унда укучыларның һәм педагогларның «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дип аталган Бөтенроссия тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре форумы башланачак.

Көндезге сәгать өчтә барлык теләүчеләрне «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә узачак «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри кичәгә чакыралар.

Моннан тыш, Түбән Кама мәдәният идарәсе «Стихи мои — свидетели живые / Гомерем минем моңлы бер җыр иде» онлайн-акциясен башлап җибәрә, анда теләгән һәркем Муса Җәлил әсәрләренең видеоязмасын яздыра һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә #ЧитаемДжалиля2024 / #ҖәлилнеУкыйбыз2024 хештегларын кулланып бастыра ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев