Муса Җәлил шигырен япон телендә сөйләгән түбәнкамалы халыкара конкурс призеры булды
Тамашачыга «Яулык» шигыре тәкъдим ителде.
Казанда «Җәлил укулары» халыкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Түбән Кама китапханәсе хезмәткәре Румия Сәхабова конкурс призеры булды һәм Муса Җәлилнең «Яулык» шигырен япон телендә укып өченче урынны алды.
Моннан тыш, Румия Фәнил кызы бөек шагыйрьнең кызы Чулпан белән фотога төште.
Фотода: Румия Сәхабова Муса Җәлилнең кызы Чулпан белән (фото авторы: Түбән Кама китапханәләре)
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев