Милләткә хезмәт иткән гомер
Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Фәтхулла Абдуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган «Бу дөньяга без килгәнбез икән...» дигән иҗат кичәсе үтте.
Тумышы белән Мөслим районы Яңа Сәет авылыннан булган Фәтхулла абый күрше Мари Бүләр авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, берничә ел колхозда эшләгәннән соң Үзбәкстанга китә, тимер юлда эшли, шунда Ташкент тимер юл техникумын тәмамлый.
Төзүче мастер буларак, Пам и р таулары аша автотрасса, Кыргызстан һәм Үзбәкстанда ГЭСлар төзүдә, 1966 елдагы җир тетрәвеннән соң җимерелгән Ташкентны торгызуда катнаша. Билгеле, шундый еракка — Азия далаларына җиңел тормыш эзләп чыгып китмәгән Фәтхулла абый, ә уку, гыйлем эстәү өчен, куелган максатларына ирешү өчен китә ул анда.
Аның өчен тормышының иң авыр мизгеле булып, алтынчы сыйныфта укыганда әтисенең бакыйлыкка күчүе, аннары әнкәсе Гыйльмекамалның вафаты санала.
— Әткәй кырысырак холыклы булса да, гадел кеше иде, ул атларны бик яратты, мин белгәндә сугыштан соң, ягъни, 1945-1946 елларда ике атыбыз бар иде. Әткәй үзе ашамаса ашамады, әмма атларын нык тәрбияләде. Ә әнкәй турында мин таң атканчы сөйли алам, тик анда булган күркәм сыйфатларны мин барыбер сөйләп бетерә алмам, — дип, хәтерендә яңарта Фәтхулла абый, үзен якты дөньяга тудырып, гомер бүләк иткән газиз кешеләре ха-кында.
Беренче сыйныфны бишлегә тәмамлаган өчен унике битле юка гына дәфтәргә ия булу шатлыгын бүгенгәчә йөрәге түрендә саклый Фәтхулла абый. Моңа өстәп, укып чыгып, һөнәрле булуын, гаилә коруын да гомеренең иң якты, матур вакытлары буларак тасвирлый ул. Тормыш дәверендә ирешелгән уңышларын, 55 ел иңгә-иң куеп яшәгән хатыны Альмира апа кебек ныклы терәге булуы белән аңлата, үз чиратында, бергәләп ике кыз, ике ул үстергән тормыш иптәшенә ихлас рәхмәтләрен җиткерә.
Фәтхулла абый бүгенге көндә Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданы, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, дистәдән артык китап авторы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе буларак мәгълүм шәхес! Әле шушы күркәм юбилее уңаеннан уздырылган чарада, Татарстан Дәүләт советы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла Фәтхулла Абдуллинга «Әдәбияттагы казанышлары өчен» Татарстан Дәүләт советының Рәхмәт хатын һәм истәлек медален да тапшырды.
— Фәтхулла абый Түбән Кама өчен генә җан атып яшәми, ул әле туган ягы Мөслим җанлы кеше дә! Шулай ук мине Мөслим җәмгыятенең җитәкчесе итеп куйган кеше дә әле ул! Ул миңа бер яктан Мөслимне оныттырмаса, икенче яктан Түбән Камада хезмәт куярга ярдәм итә... Язучы буларак кына түгел, ә шәһәрнең төзелешендә дә лаеклы урыны булган шәхес, әсәрләрендә хезмәт кешесенең тормышын тирәнтен чагылдырган сәләтле каләм иясе«, — диде үзенең котлавында шәһәр мэры Рамил Муллин.
Бу күркәм чарада шулай ук Казаннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Хәбир Ибраһим, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Г.Тукай бүләге иясе Факил Сафин, шагыйрә Лилия Садриева, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, конгрессның башкарма директоры Фирдәвис Ханов, Түбән Кама шәһәренең «Урал» башкорт оешмасы җитәкчесе Гали Хәсәнов, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, хаҗия Әлфира Гафурова, җырчылар Рөстәм Мортазин, Илһам Хисмәтуллин, мәгариф ветераны Саимә Сабитова, язучының туганнары, якыннары, каләмдәшләре, якташлары һ.б катнашып чыгыш ясадылар.
Шәхсән үзем, чыгышымда, Фәтхулла абый Абдуллинның дистә елдан артык «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен җитәкләгән чордагы эшчәнлегенә аерым тукталдым. Ул җитәкче булганда, шушы төбәктә туып, яшәп иҗат итүче шагыйрь-язучыларның әсәрләре тупланган 4 әдәби альманах дөнья күрүе, берләшмәгә йөрүче Хөсәен Ягъфәр, Илдар Хәйруллин, Рифкать Имаев, Марс Хафизов, Илзирә Вәлиуллина, Фәрит Имамов, Нурзия Мирхазоваларның Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүләре мактауларга лаек күренеш! Шулай ук, җитәкче булган дәвердә, Фәтхулла абыйның 5 ел буе татар-төрек лицеенда әдәби түгәрәк алып баруы, анда каләм тибрәткән Алмаз Галиевның «Иделем акчарлагы» бәйгесендә беренче урынны алуы, Руслан Ибраһимовның «Рухият» фонды тарафыннан оештырылган иҗади көч сынашуда дипломат булуы да бик куанычлы хәлләр.
Үзем Фәтхулла абый белән мәдәният идарәсенә, йә булмаса, хакимияткә эш белән барганда, аның җитәкчеләр белән оста сөйләшүенә, үз-үзен тотышына, мәсьәләне «кабыргасы белән куеп», ахырда чишелеш табып кайтуына соклана идем, дөресен генә әйткәндә, шәһәрдә танылу алган каләм иясенең җитәкчеләргә сүзе үтә иде. Тагын өстәп, Фәтхулла абыйның тарихны бик яхшы белүен дә әйтим. Көннең теләсә кайсы вакытында шалтыратып фәләненче елларны хакимлек иткән хан яки патша турында, гомумән, халкыбызның язмышына, тарихына кагылышлы сүз кузгатсаң, тынгысыз каләм әһеле бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә әзер.
Гомумән, бик мәгълүматлы, хәтерле, зиһенле каләм иясе дип беләм хөрмәтле Фәтхулла аганы! Ул әле бүген дә — гомер баскычының 85 яшен тутырып горур атлаган мәлләрендә дә — нәкь шундый булып кала! Ошбу язмамны:
...Сиксән биштә инде! диләр
Өлкән кеше хакында.
Сиксән биштә булса да, ул
Алдынгылар сафында! — дип тәмамлыйсым килә. Ә бит Түбән Кама әдибе, аксакалы, чынлап та, алдынгылар сафында!
Илзирә Вәлиуллина
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев