Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Мавыктыргыч итеп язылган

«Заман» уку һәм аралашу үзәгендә Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Фәрит Вагыйзовның «Күпер колагы кыйссалары» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Яңа «табадан төшкән» китап турында фикер алышу, әлбәттә, башта авторның иҗат биографиясе белән танышудан башланып китте. 22 ел дәвамында «Шин» берләшмәсендә газета хәбәрчесе һәм мөхәррире булып эшләгән, бүген мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы Ф.Вагыйзовның иҗаты белән «Туган як» укучылары якыннан таныш. Шулай ук аның күптөрле әдәби мәкаләләре, хикәяләре һәм юморескалары республикабызның төрле газета-журналлары битендә дөнья күрде. 

Кичә яңа китапның туу тарихы һәм үзенчәлекле исеме турында авторга сораулардан башланып китте. «Күпер колагы» топонимын авторның туган ягы Актанышта гына хәтерләүчеләр бардыр. Чөнки Шәбез елгасының бу кечкенә култыгы күптән су астында калган. Балачагының иң якты истәлекеләре белән бәйләп, автор күпер образы ярдәмендә китаптагы әсәрләрне бер җепкә тезеп бара. Ә алар әтиәнисенә, туганнарына, туган ягына, яшьлек дусларына багышланган. «Язмышлар кайтавазы» дип аталган беренче бүлектә шулай ук Түбән Каманың танылган шәхесләре, сугыш ветераннары турында мәкаләре басылган. «Каләмдәшләр» бүлегендә якташлары Гамил Афзал һәм Мөхәммәт Мирза, шагыйрәләр Илзира Вәлиуллина һәм Рәмзия Вәлиева иҗатын бәяләүче язмалар урын алган... 

Шәһәребезнең танылган җырчы-композиторы Илһам Хисматуллин үзенең чыгышында китапның исеме моңлы һәм серле булуына ишарәләп, укучылар аның эчтәлегендә үзләренә кирәкле җаваплар таба алырлар дип өмет белдерде. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Ф.Ханов һәм шәһәребезнең аксакаллар шурасы рәисе В.Камалов Фәрит Вагыйзовның милли җанлы булуын, милләтпәрвәрләр тәрбияләү өчен бар иҗат көчен куеп хезмәт итүенә рәхмәт сүзләре белдерделәр. Татарстанның атказанган икътисадчысы Мансур Ганиев һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Виктор Шадрин китапның тагын бер бүлегендә урнашкан рецензияләргә, шулай ук авторның чит илләр һәм Рәсәйнең төрле почмакларыннан кайткач язган юлъязмаларына югары бәя бирделәр. 

Авторның хезмәттәшләре — 11 нче мәктәп һәм 13 нче гимназиянең татар теле укытучылары Г. Фәйзуллина һәм И. Ишмөхәммәтов, мәгариф ветераны М. Егоров тулаем рәвештә 250 елдан артык педагогик стажы булган Вагыйзовлар гаиләсе вәкиле язган истәлекләрнең бик тәрбияви, гыйбрәтле булуын ассызыклап әйтеп уздылар. Шагыйрь Нурулла Гаптуллин авторның хикәя-юморескаларында зур проблемалар күтәрүен, кечкенә генә детальләр аша тормыш фәлсәфәсен ачуын, һәрчак үзенчәлекле, үтемле һәм мавыктыргыч итеп язу осталыгына игътибар итте. Россияның атказанган төзүчесе Рифгать Вәлиев авторга һәм китапханә коллективына үзенең кечкенә бүләкләрен тапшырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ф.Гайнемөхәммәтов һәм җырчы-композитор И.Хисмәтуллин кичәдә катнашучыларга үзләренең музыкаль чыгышларын бүләк иттеләр.

Гомумән, кичә бик җылы һәм кызыклы үтте, укучылар шулай ук «Күпер колагы кыйссаларын» мавыгып укырлар дип ышанып калам.

Ольга Афонова, «Заман» уку һәм аралашу үзәге мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев