Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Кыйбла җилләре искәндә...

Рахмай Хисмәтуллин татар халкының танылган әдибе. Ул — үзе кебек энтузиаст язучылар белән берлектә, Түбән Камада «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чишмә башында торучыларның берсе.

Рәхмәтулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин матур табигате җырларга күчкән Актаныш районының бик тә татарча яңгырашлы Әнәк авылында 1934 елның 25 сентябрендә игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1952 елда — Пучы урта мәктәбен, 1958 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаган Рәхмәтулла Хисмәтуллин — буразнадан чыккан авыл малае — гомере буе хыялый, фантаст җанлы, шигърияткә илаһи итеп караучы, әдәбиятхалык тарихын үз йөрәге аша үткәреп, янып яратучы, тумыштан шагыйрь-әдип, шул ук вакытта фәнгә, бөек ачышларга, үзгәрешләргә сабыйларча мөкиббән ышанучы буын вәкиле. Эше, һөнәре дә үзе сайлаганча — төгәл фәннәр, кибернетика, университетның хисаплау үзәгендә программист. 

Тик күңелеңә сандугач оялагач нишлисең, Рахмай Хисмәтуллин, дипломлы физикматематик булуына карамастан, башта Питрәч, аннан Азнакай район газеталарында, соңрак Казанда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшли, журналист, яшь шагыйрь булып таныла башласа да, ул һаман эзләнә. 

Тынгысыз язучыны төзелеш мәйданнары, төрле һөнәр ияләренең тормышлары, төрле оешмаларның эшчәнлеге кызыксындыра. Һәм менә Түбән Камадагы химия заводлары — нәкъ шагыйрь үзе генә ышанганча, ул якны «гаҗәеп матурлаячак яңалыклар», техника һәм фән бәхете! Ул — «Нефтехим» берләшмәсендә хезмәткәр, экономист, мәдәният сарае каршында эшләп килүче халык театры режиссеры, өлкә газетасының үз хәбәрчесе вазыйфалары... 

Рахмай, үзе кебек үҗәт энтузиастлар — Айдар Хәлим, Фәннур Сафин, Фәтхулла Абдуллин, Мизхәт Хәбибуллин белән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен оештыра, авылларда йөреп борынгы китаплар, кулъязмалар эзли, тарих белән кызыксына, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. Төпле фикерле, үз сүзен ярып әйтә белүче, берләшмә әгъзаларын бергә туплап торучы, кирәк чакта ярдәм кулын сузучы җитәкче була ул. 

Ниһаять, шашкын йөрәк биредә дә үз мәйданын таба, төбәк халкына милли тәрбия учагы булган, татар мәдәниятен, сәнгатен пропагандалау үзәгенә әйләнгән, яшь әдипләр, артистлар, музыкантлар Азат Зиатдинов, Шәмси Закиров, Флюр Гайнемөхәммәтов кебек чая, милли егет-кызлар тупланган «Җидегән чишмә»! Рахмайның егерме елга якын гомере шунда кайнап уза. Аның бу изге эшен күпләр хуплый. Сибгать Хәким, Гомәр Бәширов кебек аксакаллар, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин кебек әдипләр, шагыйрьләр "Җидегән чишмә«не олылап, яратып язып чыктылар. 

Бу «чишмә» кичәләрендә Б.Урманче, Г.Бәширов, С.Садыйкова, И.Шакиров, Ә.Еники, Уфадан Н.Нәҗми, Ә.Атнабаев, Б.Гайсин, Ф.Кудашева һәм башка бик күп танылган шәхесләр катнашты. Аларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел! Бу милли югарылык ул елларда халкыбыз өчен бер саф сулыш була. 1988 елда «Җидегән чишмә» гә Муса Җәлил исемендәге премия бирәләр. Монда Рахмайның да өлеше зур. 1991 елда язучыга, нәкъ шул чорны яктырткан «Кыйбла җиле» исемле китабы өчен, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе бирелә.

Рахмай Хисмәтуллинның әдәби эше иҗтимагый эшчәнлек белән үрелеп бара, аның сигез китабы дөнья күрә. Тумыштан шагыйрь булган бунтарь хисле шәхес, урау юллардан, эзләнүләрдән, сынау, күңел кайтулардан соң да кыйбласын югалтмый, бүген дә әдәбият күгендә якты йолдыз булып яна аның исеме.
Фәнүзә Сабирова «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе шагыйрәсе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев