Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Хөрмәткә лаек парлар

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан искиткеч җылы һәм матур бәйрәм узды. Биредә ял итүче парларны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелгән чара Түбән Кама ЗАГС идарәсе белгечләре катнашында үтте.

«Тормыш итү – диңгез кичү», диләр. Хәзерге заманда, аерылышучылар саны өйләнүче парларга караганда күбрәк булган заманда, мондый кичәләр оештыру зур әһәмияткә ия. 40, 50, 60 ел бергә гомер итүчеләр арасында низаглар чыкмаган дисезме? Тик алар әти-әниләре, әби-бабалары үрнәгендә яшәргә тырышканнар, тавышны өйләреннән чыгармаганнар. Хатыннары үпкәләгән саен әниләренә йөгермәгән – ул заманда мондый адым хурлык булып саналган. Ә хәзер әти-әниләр «аерыл, алайса, интегеп торма» дип, «төпле» киңәш биреп, балаларының тормышын җимерәләр.
Бер-берсен хөрмәтләп гомер итүчеләр генә, озак вакыт бергә яши ала. Бу кичәдә андый парлар алтау иде. Валентина һәм Валентин Степановлар 40 ел яши, Гөлүсә һәм Анатолий Даниловлар алтын туйларын билгеләп үттеләр, ә менә Хәния һәм Мансур Низамовларның гаилә коруларына узган ел 65 ел тулган!
ЗАГС идарәсе белгечләре һәр парны сәхнәгә чакырып, тәбрикләделәр, Мактау китабына имзаларын куйдырдылар һәм «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы исеменнән котлау хатлары тапшырдылар. Рәсми өлештән соң, бәйрәм «Илһам» халык эстрада ансамбле артистлары чыгышы белән дәвам итте.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев