Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Йөрәкләрдә — сүнмәс ут

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе каләм әһелләренең шигырьләре, роман-повестьлары республика газетжурналларында даими басылып торалар.

Ут күршеләребез, Яр Чаллы шәһәрендә чыгучы, барыбыз да яратып укый торган «Мәйдан» журналы белән дә тыгыз элемтәдә торып, аралашып яшибез. 

Безгә һәрвакыт хәер-хаклы булган әлеге журналның соңгы саннарында Фәтхулла Абдуллин, Асия Сафина хикәяләре урын алды, каләмдәшебез Фәрит Имамовның «Ачылмаган сер» дип аталган романы дөнья күрде. Иң куандырганы — «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзаларының соңгы елларда иҗат иткән «Шигъри тәлгәшләр» е әдәбият сөючеләргә барып иреште. 

Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында, «Йөрәкләрдә — сүнмәс ут» дип аталган, Муса Җәлил исемендәге 1 нче, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназияләр, 5 нче мәктәп укучылары, аксакаллар, әдәбият сөючеләр катнашында үткән әдәби-музыкаль кичәгә «Мәйдан» журналының баш редакторын — Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия лауреаты Лилия Фәттахова, җаваплы секретарь Резидә Камалова, сайт редакторы Гөлнар Караева, дизайнер Индира Вәлиеваны чакырдык. Алар белән якыннан аралашкач, бу журналистлар, чынлап та, яраткан журналлары өчен янып йөрүчеләр, үз эшләренең осталары булуына без чынлап та инандык. 

Әдәби — музыкаль кичәне сугыш чоры балалары иҗаты белән башлап җибәреп, Фәтхулла Абдуллин, Анастасия Усачева, Гөлчирә Ибәтуллина, Никифор Тукмачев, Нурулла Гаптуллин, Рәфыйк Әхмәдиев иҗатларына тукталдык. Сафлары елдан-ел кими, сирәгәя барган, сугыш чорының бөтен авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән каләмдәшләребезнең укучыларга сөйлисе сүзләре бихисап күп. Алар, бу елларда күргән михнәт-кыенлыкларны, әдәби кичәләрдә, «Хәтер сагында» дип аталган проект кысаларында мәктәпләрдә, укучылар белән очрашуда искә алалар һәм үзләренең иҗаты аша әдәбият сөючеләргә җиткереп торалар. 

Әдәби берләшмә яшь көчләр, шагыйрәләр, каләм тибрәтүчеләр белән тулыланып тора. Үзе иҗат иткән шигырь сүзләренә көй язып һәм гармунда уйнап башкаручы Мөнҗия Хәлимованы шәһәребездә күпләр инде танып белә. Республика һәм шәһәр күләмендә бәйгеләрдә лаеклы урыннар яулаган, дипломнар белән бүләкләнгән күп җырлар авторлары Алия Зартдинова, Инзилә Галиуллина берләшмәбезнең горурлыгы. Әдәбият сөючеләрне аларның иҗаты белән таныштырып үттек. 

Телебезне, иҗатыбызны киләчәккә илтү өчен яшь талантларны барлау, аларга беренче адымнарын ясарга ярдәм итү дә берләшмә бурычы булып тора. Шул максаттан, мәгариф идарәсе белән берлектә «Безнең алмаш» дип аталган яңа проект башлап җибәрдек. Шәһәребездә 23 ел дәвамында барган, "Разил Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесе«ндә җиңеп чыккан укучыларны һәм аларның укытучыларын тәбрикләү, дипломнар тапшыру әдәби кичәгә нур өстенә нур өстәде. Әлеге бәйгедә катнашкан, шәһәребез 33 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Вәлиеваның республикакүләм «Иделем акчарлагы — 2022» бәйгесендә балалар әдәбияты номинациясендә катнашып 2 нче урынга лаек булуын да әйтеп китү урынлы булыр. 

Әдәби кичәгә өлкән, урта буын язучыларны һәм яшь каләм тибрәтүчеләрне чакырып без буыннар чылбыры бәйләнешен күрсәттек. Очрашуны оештыруда, бик күп проектларыбыз уртак булган шәһәребез мәгариф идарәсе милли бүлек җитәкчесе Резидә Исмәгыйлева зур тырышлык күрсәтте. Әдәби-музыкаль кичәне Габдулла Тукай исемендәге китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү мөдире Әнфисә Фәйзетдинова үзе язган сценарий буенча алып барды.
Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев