Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

«Җидегән чишмә» — Түбән Каманың мәдәни бренды

Шушы көннәрдә «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәсен оештыру комитетының утырышы булып узды.

Анда агымдагы 2023 елга билгеләнгән кичәләргә кайсы шәхесләрне чакыру турында фикер алыштылар. Шул уңайдан, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Хановка «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Фирдәвис ага, «Җидегән чишмә» дигәндә сез нәрсәне күз алдында тотасыз? 
— «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен мин, беренче чиратта, Түбән Каманың мәдәни бренды дип әйтер идем. Чөнки республикабызның башкаласындамы яки кайсы гына төбәгендә булсак та, шәһәребездәге мәдәни вакыйгалар турында сүз чыкса «О-о-о, Түбән Камадагы «Җидегән чишмә» кичәләре!» дип соклануларын белдерергә ашыгалар. Үзе күргәне — истәлекләрен яңарта, күрмәгәне, башкалардан ишеткәнне сөйли. Мәдәният өлкәсендә кайнаган, милләтебезнең мәдәни тарихын белгән кешеләр әле хәзер дә "Җидегән чишмә«нең халкыбыз мәдәниятендә нинди урын биләгәнен бик яхшы белә. 

— Республикада әдәби-музыкаль берләшмәләр күп булуга карамастан, аларның берсе дә «Җидегән чишмә» югарылыгына ирешә алмаганнар. Сәбәп нәрсәдә? 
— «Җидегән чишмә» берләшмәсе кысаларында уздырылган кичәләргә милләтебезнең данлыклы шәхесләре килеп, татар жәмәгатьчелеге белән турыдан-туры аралашып, серләрен һәм киләчәк планнарын ачып, халыкның күңелен яулап киткәннәрен әле дә сагынып искә алабыз. Шул кичәләрдә олы шәхесләр белән беррәттән булганнары өчен түбәнкамалылар да мең рәхмәтле булып калалар иде! Ә кичәләргә чакырылган танылган милләттәшләребез, олы шәхесләр, шул кичәләр турында бик матур фикерләрен әйтеп калдырдылар. Танылган язучыларның китапларында «Җидегән чишмә» турында һәркемнең күңеленә үтеп керерлек матур истәлекләр бар. Шәһәрдәшләребезне легендар шәхесләр белән очраштырып, үзе дә легендага әйләнгән «Җидегән чишмә» ләбаса ул. 

— Легендага әйләнгән дә... легенда гына булып калмаса ярый ла. Юкса, соңгы елларда сүлпәнләнә башлады түгелме? 
— Чыннан да, соңгы елларда берләшмә кичәләрен җанландырып җибәрү турында бик күп сөйләнелсә дә, ул кичәләрдә элекке күтәренкелек булмады, күңел җылысы һәм шәхесне барлык яктан да ачып бирерлек итеп оештырыла алмады. Халык та ул кичәләргә, элекке еллардагы кебек ашкынып, көтеп алып, кызыксынып килми кебек. Барыбызның да хәтерендәдер, әле моннан егерме еллап элек кенә «Җидегән чишмә» кичәсенә керергә билет алу, утырырга урын табу кыен иде. Ул чакта Түбән Кама тамашачысы алдында әнә шундый проблема торган булса, хәзер исә ничек халыкны кызыксындыру һәм Түбән Кама шәһәренең брендына әверелгән бу милли әдәби-музыкаль чарага тамашачыны яңадан җәлеп итү турында баш ватабыз. Бу хәл барыбызны да борчый, әлбәттә. 

— Аның ише вакытта заманга сылтап калдырырга яратабыз. Бәлки, заманы үзгәдер, бездә хәзер танылган шәхесләр калмагандыр, яшьләребез бүтәндер?.. 
Заманга сылтарга кирәк түгел. Заман безгә карап үзгәрми. Без заманга яраклашырга тиеш. Шул ук кичәләрне заман таләпләренә туры килерлек итеп уздырырга тиешбез. Шәхесләргә килгәндә исә, татарларда шәхесләр булган, бар һәм, милләт яшәгәндә, булачак. Сокланырлык биографиясе булган, милләт өчен башкарган эшләре белән танылган шәхесләр азмыни татар халкында?! «Җидегән чишмә» тарихында бик күп күренекле шәхесләребезне чакырып, халык белән ачыктан-ачык сөйләшүләрдә асылда язучылар, сәяси лидерлар, сәнгать эшлеклеләре катнашты, чөнки алар халык арасында киң танылган, мат бугат битләр ендә исемнәре еш күренүче олпат милләттәшләребез. Ә менә көне-төне шундый ук бик мөһим эшләрне армый-талмый башкаручы дин әһелләрен нишләптер онытып җибәрәбез. Алар да, олы яшьтәгеләр белән бер тигез, яшь буынны тәрбияләп, киләчәгебез өчен дә зур өлеш кертәләр, халык арасында актив эшлиләр. Бүгенге утырышта шул турыда да фикер алыштык. Дөрес, хәзерге яшь буын вәкилләренең күбесе «Җидегән чишмә» берләшмәсенең хәзерге һәм, аеруча элекке эшләре турында хәбәрдар түгел. Бу бик аяныч хәл. Монысына да үзебез гаепле. Гаиләдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә яшь буынга аңлату тиешле дәрәҗәдә алып барылмаганлыктан дип уйлыйм. Милләтебезнең асыл уллары, кызлары аша балаларда милли горурлык тәрбияләргә кирәк. Бу шәһәребездә генә түгел, бөтен республикага да кагыла.

Соңгы вакытларда оештырылган «Җидегән чишмә» кичәләренең аз санлы тамашачылар алдында бик сүлпән узуы күп нәрсә турында сөйли. Алга таба берләшмә кичәләрен җанландыру өчен һәр кичәне ныклап уйлап оештырырга кирәк. 

— Димәк, бүген булып узган утырышта бу мәсьәләләргә, уңай җавап табылды? 
— Бер утырышта гына бөтен сорауларга да уңай җавап табу мөмкин түгелдер. Беренче чиратта, чакырылачак шәхесне дөрес сайлау кирәклегенә басым ясадык. Ул бөтен милләттәшләребезне — яшьләрне дә, өлкәннәрне дә кызыксындырырлык булсын. Әлбәттә, халкыбыз өчен башкарган эшләре дә күренсен, милләтнең киләчәге өчен борчылучы булсын. Әле бит безнең теләк бер нәрсә, чакырылучының ризалыгын да алырга кирәк. Сүз дә юк, шундый танылган берләшмә утырышына килергә беркем дә каршы булмас. Ләкин ике якка да уңайлы вакытны туры китерү зарур. Көн саен мәдәният учакларында төрле чаралар булып торган хәзерге заманда кичә өчен урын табу да гади нәрсә түгел. Бүген нинди дә булса сәбәп белән ул урынны ычкындырсаң, иртәгә ул синеке түгел инде. Сценарий язу да әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Кичәләрнең бүгенгесе генә түгел, киләчәк язмышы да сценарийның үтемле итеп язылуына бәйле. Әгәр кичә тәмамлангач, тамашачы: «Әй, тагын булмаган бу» дип кул селтәсә, яхшы түгел. 30 елдан артык тарихы булган данлыклы "Җидегән чишмә«не элекке буын татар жәмәгатьчелеге өчен сагынып сөйләрлек истәлек итеп кенә түгел, яшьләр дә үз итәрлек, данын тагын да югарырак күтәрерлек итеп оештырасы килә. Чараларны сан өчен түгел, ә сыйфатлы, тирән мәгънәле итеп оештырганда гына без аның абруен күтәреп, республикада гына түгел, Россия күләмендә дә байрагын югары тота алабыз.

— Фирдәвис ага, әгәр сер булмаса әйтегез әле, «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең чираттагы кичәсенә кемнәрне чакырырга килештегез?
— Юк, монысын әлегә әйтмим. Вакыты килеп җиткәч, бу хакта түбәнкамалыларга хәбәр җиткерербез. Ә әзерлек эшләре бүгеннән ныклап башланды инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев