Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Һәркемнән активлык сорала

Халыклар дуслыгы йортында, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге президиумы әгъзаларының чираттагы утырышы булды.

 Аны Конгрессның Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Ханов алып барды.

Утырышның көн тәртибенә берничә мөһим мәсьәлә кертелгән иде. Аларның беренчесе — 2023 елда игълан ителгән грантлар буенча, милләтне үстерүгә, телебезне саклауга юнәлдерелгән эшләргә грантлар оту мөмкинлеге турында. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Радик Шәйдуллин белдерде. Әлбәттә, тәкъдим итү — бер нәрсә, грантны оту өчен үзен аклый алырдай темалар, яңа идеяләр уйларга кирәк. Президиум әгъзаларына нәкъ менә шундый «өй эше» бирелде.

9 февральдә Халыклар дуслыгы йортында төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләренә кагылышлы мәдәни чара уздырылачак. Сүз дә юк, республикада яшәүче төп халык буларак, татарлар да анда гореф-гадәтләребезне һәм йолаларны чагылдырган, яңгырашлы исеме һәм тирән эчтәлеге булган милли күренеш әзерләргә тиеш. Әлеге чарага милләттәшләребезне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә кирәклеге дә искәртелде киңәшмәдә.

Халыклар дуслыгы йортында 16 февральдә уздырылачак бәйге төрле милләтләрнең кухняларына багышлана. Анда һәр милләт үзенең милли ашларын, ризыкларын күрсәтә алачак. Татар милли ашлары күптөрлелеге, шулай ук үзенчәлекле тәме белән башка милләт ашларыннан аерылып тора. Аларның кайберләрен республикабызда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илләрдә дә таныйлар. Шуңа күрә бу бәйгедә катнашу һәм анда лаеклы урын биләү үзеннән-үзе аңлашыладыр?!

Әлеге бәйгегә әзерлек Кол Гали исемендәге китапханәдә алып барылачак. Анда милли аш-су осталарын барлый башладылар инде. Китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина сценарий язу белән мәшгуль.

Бөтендөнья татар конгрессы шәһәр җитәкчелегенә татар кешеләре каршында хәйрия концерты уздыру тәкъдиме белән чыккан. Концерттан җыелган акча Татарстаннан мобилизацияләнгән хәрбиләргә матди ярдәм күрсәтү өчен җибәреләчәк. Бу тәкъдим җитәкчеләр тарафыннан хупланган, әле алай гына да түгел, башка районнардан да кунаклар чакыру күздә тотыла икән. Шулай ук борынгы татар көйләрен һәм борынгы музыка уен коралларында уйнаучыларга конкурс игълан ителә. Татар милләтенең мәдәни мирасы әйтеп бетергесез зур.

Бездә борынгы уен кораллары да, аларда уйный белүче гаҗәеп талантлар да җитәрлек. Әлбәттә, бу конкурска да милләтебезнең йөзек кашы, сәхнә күрке булырдай талантларыбыз табылыр.

Киңәшмәдә һәр аерым күтәрелгән мәсьәлә буенча фикер алышулар булды. Тәкъдимнәр кабул ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X