Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Без — Тукайлы халык

26 апрель — татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, күркәм гадәт буенча, республикабызның һәрбер шәһәрендә, районында, авылында, шул исәптән Түбән Камада да, Шигырь бәйрәмнәре гөрләп узды.

Шәһәребезнең Тукай һәйкәле янына шагыйрьнең иҗатына битараф булмаган бик күп шәһәрдәшләребез: җитәкчеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, төрле һөнәр ияләре, студентлар, мәктәп укучылары һ.б. җыелган иде.

Бу көнне паркта интерактив уен мәйданчыклары, китаплар һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча иҗади эшләр күргәзмәләре, фотозоналар эшләде, мәктәп укучылары башкаруында спектакльләр куелды, осталык дәресләре үткәрелде. 

Ачык микрофонда «Кама таңнары» һәм «Данко» әдәби берләшмәләре вәкилләре үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, шагыйрәләр Нәфисә Баязитова, Асия Сафина, Әлфия Хәлиуллина һәм Гөлшат Солтангуловаларга муниципаль район башкарма комитетының мәдәният идарәсе исеменнән Мактау грамоталары тапшырылды. Муниципаль нәфис сүз һәм «Татар кызы.Татар егете» бәйгесендә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.

Бәйрәм төп тантана уза торган һәйкәл янына күчкәч, сәхнә түренә муниципаль район башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллинны чакырдылар. Рамил Хәмзә улы һәйкәлгә чәчәкләр салды. Бәйрәмгә җыелган түбәнкамалыларга тәбрикләү сүзләрен әйтте. 

«Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» муниципаль бәйгесендә катнашып җиңү яулаганнарга район башкарма комитетының Мактау грамоталарын да быел Рамил Хәмзә улы үзе тапшырды. Әлеге тантаналы бүләкләү чарасы 5-8 нче сыйныф укучылары арасында «Тукай татар телендә» номинациясендә беренче урынны яулаган «Адымнар» мәктәбе укучысы Аделина Моисееваның сәнгатьле итеп шигырь укуы белән төгәлләнде. 

Һәм менә бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары — шәһәребезнең күренекле шәхесләре сәхнәгә күтәрелде. Алар да һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев ана телебезне саклау, аны үстерү, йолаларыбызны барлау һәм яңарту турында үзенең уй-теләкләре белән уртаклашты, шәһәрдәшләребезне Шигърият бәйрәме белән котлады.

93 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның сәхнәләштерелгән чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Гомумән, бәйрәмдә җырбиюләргә, нәфис сүзгә киң урын бирелде — котлаулар һәм бүләкләүләр «Нардуган» ансамбле биючеләре, «Илһам» эстрада җырчылары чыгышлары белән үрелеп барды. 

Татар әдәбияты күгендә балкыган иң якты йолдызыбыз бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышлаган Шигырь бәйрәме әнә шулай гөрләп узды.

Фото: Г.Тукай ис. Үзәк китапханә

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев