Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбәнкамалыларны беренче «Сәламәтлек экосукмагы»н булдыру өчен урман җыештыруга чакыралар

Маршрут «Батыр» дан Пионер күленә кадәр узачак.

Түбән Кама халкын шәһәрдә беренче «Сәламәтлек экосукмагы» («Экотропа здоровья») булдыру өчен урман җыештыруда катнашырга чакыралар.

Чара 29 майда узачак. Теләге булганнарны оештыручылар «Батыр» спорт комплексы парковкасында иртәнге сәгать тугызда көтәчәк.

Маршрут «Батыр» дан Пионер күленә кадәр узачак. Җыештыру да шул ук урында тәгаенләнгән.

«Һәр катнашучыга су, сок, батончик һәм «Н-К Территория здоровья» истәлекле тасмасы салынган сәламәтлек пакеты биреләчәк. Безгә кушылыгыз! Әйдәгез, шәһәребезне тагын да яхшырак итик!» — дип яза оештыручылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев