Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбәнкамалыларга макулатура тапшырган өчен акча түләнәчәк

Икенчел чималны 11 сәгатьтән 11:50 сәгатькә кадәр алып килергә була.

10 мартта Түбән Камада икенчел чимал җыю буенча традицион экологик акция узачак.

Кабул итү пункты Шинчылар пр., 59 буенча «Балалар экология-биология үзәге» территориясендә оештырылачак. Икенчел чималны 11 сәгатьтән 11:50 сәгатькә кадәр алып килергә була.

Моннан тыш, шәһәр халкы макулатура һәм пластикны түбәндәге адреслар буенча тапшыра ала:

  • «Ковер» яшьләр үзәге 12:10 сәгатьтән 12:50 сәгатькә кадәр;
  • «Велики» паркында 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр.

Макулатурага иске китаплар, глянец журналлар, катыргы, газеталар, кулланылган ак кәгазь алып килергә ярый. Макулатура үлчәнәчәк, шуңа күрә аны яхшылап бәйләргә кирәк. Пластик, алюминий банкалар да кабул ителәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, бу юлы пыяла кабул ителми. 

Әйтик, макулатураның килограммы — 10 сум, картон — 5 сум/кг, ПЭТ-шешәләр — 5 сум/кг, алюминий банклар — 25 сум/кг.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев