Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Табигатьне кайгыртып

Түбәнкамалыларга кошларга нинди ипи бирергә ярамаганлыгы турында сөйләделәр

Кошларга ризык зыян китермәсен өчен, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Түбән Кама халкына кышын кошларны ничек ашатырга кирәклеге турында сөйләделәр. Кагыйдәләрне «Твори добро» төркеме вәкилләре әзерләгән.

«Безнең паркларда җимлекләр күп. Кошларга ризык зыян китермәсен өчен, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк», — дип язалар алар.

Шулай итеп, җимлекләргә көнбагыш орлыклары, ак икмәк кисәкләре, киптерелгән җиләкләр һәм алмалар, солы, тары, вак итеп туралган ит яки сало салырга мөмкин.

Көнбагыш орлыгында, иттә тоз һәм тәмләткечләр булырга тиеш түгел, чөнки мондый ризык кошларның сусавына һәм аларның үлеменә китерә ала. Моннан тыш, кошларга кара ипи дә ярамый.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев