Түбәнкамалылар пластик капкачларны тапшырып йортсыз хайваннарга булыша ала
Капкачлар волонтерларның «Экотурнир с пользой» экологик проекты кысаларында җыела.
Түбән Камада пластик капкачлар җыю оештырылачак, аларны тапшырудан кергән акчаны этләр приютына азык сатып алуга тотачаклар.
Капкачлар волонтерларның «Экотурнир с пользой» экологик проекты кысаларында җыела.
Пластик шешәләрдән һәм эчемлекләр салынган картон пакетлардан, дой-пак капларыннан (балалар йогуртлары, соуслар, куертылган сөт), капкачларның боҗралары һәм 5 литрлы шешәләрнең тоткалары кабул ителә. Болар барысы да чиста булырга тиеш.
Капкачларны җыю 28 мартта 17-19 сәгатьләрдә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә оештырыла. Капкачлар чиста килеш кенә кабул ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев