Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбәнкамалылар кәгазь тапшырып акча эшли алачак

Макулатура махсус урыннарда җыела.

20 октябрьдә Түбән Камада икенчел чималны җыю буенча «Калдыкларны — керемгә!» дип аталган экологик акция үтәчәк. 

Түбәнкамалылар җыелган кәгазь һәм пластикны махсус урыннарда тапшыра алачак. 

Кабул итү пунктлары:

  • 11.00-11:40 — «Балалар экология-биология үзәге» (Шинчылар пр., 59);
  • 12:00-12:30 — «Ковер» яшьләр үзәге (Мәктәп бульвары, 7/2);
  • 12:45-13:15 — «Велики» паркы;
  • 13:30-14:00 — «яңа Эссен» янындагы парковка;
  • 14:20-15:00 — Кызыл Чишмә.

Түбәнкамалылар кәгазь һәм газеталарны килограммын 8 сумга, картонның 1 килосын 3 сумга, ПЭТ-шешәләрне килосын 5 сумга, полиэтиленның килосын 5 сумга, шешә капкачларын килосын 5 сумга, алюминь банкаларның килосын 25 сумга тапшырырга мөмкин. Шулай ук кабат эшкәртүгә йомырка савытлары, сок коробкалары, обойлар, пыяла, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба кабул ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев