Түбәнкамалылар яңа «Сөембикә» паркы өчен үз идеяләрен тәкъдим иттеләр
Түбән Камада яңа иҗтимагый киңлек төзелгәннән соң кафе, йога өчен алан, дендрология бакчасы һәм башка объектлар барлыкка килергә мөмкин.
Шәһәр халкына элек Түбән Каманың 45 еллыгы паркы исемен йөрткән «Сөембикә» паркын комплекслы төзекләндерү концепциясен тәкъдим иттеләр. Микрорайоннарда яшәүчеләр очрашуда актив катнашты һәм үз тәкъдимнәрен кертте.
«Бу парк — зур яшел променадның башы кебек. Ул кайчан да булса урманга барып җитәр дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте Түбән Каманың баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов.
Сүз Сөембикә урамындагы 9, 11 һәм 13 нче йортлар буендагы мәйданчык турында бара. Бүгенге көндә бу территориядә яшь агачлар утыртылган, сүз уңаеннан, аларны мөмкин кадәр сакларга тырышачаклар. Якын киләчәктә бу урынны тагын да функциональ һәм төрлерәк итү планлаштырыла.
«Бәлки, монда ниндидер ресторан, ниндидер инвентарь прокаты һәм бу паркка килүчеләрнең ихтыяҗларын тәэмин итәчәк санузеллар барлыкка килергә мөмкин», — дип сөйләде Эмиль Сираҗетдинов.
Шулай ук яңа иҗтимагый киңлектә архитекторлар йога өчен алан, дендрология бакчасы, балалар мәйданчыгы, этләр йөрү урыны һәм төрле ял итү зоналары булдырганнар. Тәкъдим ителгән концепция белән танышып, микрорайоннарда яшәүчеләр үз идеяләрен тәкъдим итә алдылар. Күп кенә мәсьәләләр юл инфраструктурасына һәм машина кую урыннарына кагылды.
Булачак паркның гомуми мәйданы — якынча 16 мең кв. метр. Аерым колорит тудырып, бу киңлектә тарихны, милли сәнгатьне һәм мәдәниятне, шулай ук туган як табигатен бербөтен итеп берләштерү планлаштырыла.
«Сөембикә» паркын төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» программасы кысаларында башкарыла. Эшләрнең гомуми бәясе — 65 млн сум. Төзелешкә киләсе елда керешергә планлаштыралар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев