Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбәнкамалылар һәм Олы Афанасово авылы халкы нарат һәм каштан утыртуга чыкты

Барлыгы 52 агач утыртылды.

Түбән Кама активистлары Олы Афанасово авылы халкы белән бергә 10 майда нарат һәм каштан утыртуга чыктылар.

«Твори добро Нижнекамск» төркеме әгъзалары хәбәр иткәнчә, чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган.

«Начар һава торышына карамастан, шимбә өмәсен барыбер үткәрергә булдык. Мәдәният йорты янында «Твори добро Нижнекамск» төркеменең алты активисты, мәдәният йорты җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, күрше йортларда яшәүчеләр җыелды», — дип яза оештыручылар.

Агач үсентеләре утыртуга барлыгы егермегә якын энтузиаст кушылган. Иң яшь катнашучыга — 6 яшь, ул әти-әнисе белән бергә эшләде. Барлыгы 52 агач утыртылды — 31 нарат һәм 21 каштан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев