Түбәнкамалылар акция барышында 1,6 тоннадан артык эшкәртелә торган калдыклар җыйды
Ул Халыкара икенчел эшкәртү көненә багышлады.
Түбән Камада 15 ноябрьдә «Калдыкларны — керемгә!» экологик акциясе узды. Ул Халыкара икенчел эшкәртү көненә багышланган иде.
Чара барышында шәһәр халкы 1,6 тоннадан артык макулатура, алюминий банкалар һәм пластик шешәләр җыйды.
«Барлык катнашучыларга экологиягә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз — киләсе акция Яңа ел алдыннан планлаштырыла», — дип билгеләп үтте оештыручылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев