Түбәнкамалы чүплек оештырган өчен 267 мең сум түләячәк
Чүплекнең гомуми мәйданы 260 квадрат метр тәшкил итә.
Түбән Камада җир кишәрлеге милекчесе санкцияләнмәгән чүплек оештырган өчен 267 мең сум түләргә мәҗбүр булачак. Әйләнә-тирә мохиткә зыянны каплау турындагы карарны Түбән Кама шәһәр суды чыгарган.
Кама Аръягы территориаль идарәсе экологлары хәбәр иткәнчә, февральдә «Строитель-5» бакча ширкәте территориясендә төзелеш калдыкларын — бетон блокларны законсыз туплау теркәлгән. Чүплекнең гомуми мәйданы 260 квадрат метр тәшкил итә.
Хокук бозу ачыкланганнан соң участок милекчесенә дәгъва юлланган. Чүплек бетерелүгә карамастан, туфракка матди зыян түләнмәгән булып кала. Шуңа бәйле рәвештә инспекторлар судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Суд Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде, җавап бирүчене әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны тулы күләмдә компенсацияләргә мәҗбүр итте.
Фото: t.me/minecort
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев