Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Каманың урман-парк зонасында 50 ак чыршы үсентесе утыртылачак

Агач утыртуда һәркем катнаша ала.

28 апрель көнне Кызыл Чишмә бистәсенең урман-парк зонасында 50 ак чыршы үсентесе утыртылачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районың рәсми сайты хәбәр итә.

Үсентеләрне утырту «ЭкоМир» «Урман сакчылары» табигый һәм мәдәни мирасны торгызу проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылачак. «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы буенча «Стахеев сәүдәгәрләренең ак чыршы аллеясы»н яңадан торгызу планлаштырыла.

Проектны оештыручылар түбәнкамалыларны агач утыртуда катнашырга чакыра. Башлана: 14:00 сәгатьтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев