Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Каманың бер ишегалдында сыерчык ояларыннан экозона булдырылды

Яңа территориядә кош гаиләләре өчен барлыгы 18 оя куелды.

Түбән Камада күпкатлы йортлар ишегалдында сыерчык ояларыннан экозона булдырылды.

Эшләр Түбән Кама муниципаль районы буенча биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов җитәкчелегендә башкарылды.

Яңа территориядә кош гаиләләре өчен барлыгы 18 оя куелды. Монда алар гаилә корып, бала чыгара алачак, дип хәбәр итә ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты.

«Агач кайрысын бозмас өчен, без кошлар өчен ояларны кадакларсыз гына беркеттек. Эштә барысы да катнашты. Берәүләр оя ясады, икенчеләре аларны урнаштырды», — дип аңлата Эдуард Иванов.

Фото: ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев