Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Каманың балалар өчен шахмат һәм бокс клубында экологик дәрес үтте

«Экология иле» темасына дәресне ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары үткәрде.

Түбән Каманың шахмат һәм бокс балалар клубында экодәрес узды. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Экология иле» темасына дәресне ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары үткәрде. Аның барышында башлангыч сыйныф укучылары табигатьнең байлыгын һәм матурлыгын мөмкин кадәр озаграк саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.

Моннан тыш, алар эколог профессиясе белән таныштылар һәм ни өчен әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһим булуын ачыкладылар. Уен формасында балалар табигать белән үзара мөнәсәбәтләр кагыйдәләрен ныгыттылар.

«Мондый дәресләр бик мөһим. Алар балаларны табигатебезне, туган җиребезне яратырга, аны сакларга һәм кайгыртырга өйрәтә. Экология иң беренче чиратта үзебездән башланырга тиеш», — дип билгеләп үтте әйдәп баручы белгеч Айгөл Гарифуллина.

Дәрес истәлегенә мәктәп укучылары министрлыктан бүләккә «Экология мәктәбе» дигән китап алдылар.

Фото: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев