Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Каманың балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен пластик эшкәртү буенча мастер-класс үткәрделәр

Брелоклар ясау буенча мастер-класс «Ресайклинг остаханәсе»ндә узды.

Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр Балалар экология-биология үзәгендә пластикны кабаттан эшкәртү дөньясына сәяхәт ясадылар. Брелоклар ясау буенча мастер-класс «Ресайклинг остаханәсе»ндә узды.

Балаларга кешенең табигатькә мөнәсәбәте, хәзерге дөньяда пластик эшкәртү мөмкинлекләре турында сөйләделәр, шулай ук аларны төрү фракцияләре һәм аларны сортировка кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар пластикны кабаттан эшкәртүнең барлык этапларын күрделәр һәм пластик капкачлардан брелок ясадылар.

«Мондый мастер-класслар балаларга икенчел эшкәртүнең мөһимлеген күрсәтергә ярдәм итә. Мастер-класстан соң һәр катнашучы истәлеккә үзе ясаган брелокны алып китә. Аны балалар мөстәкыйль ясыйлар: капкачларны үзләре алып килә, сортларга аера, үзе эшкәртү аппаратына җибәрә. Минемчә, нәкъ менә шундый дәресләр аша балалар кабат эшкәртүнең мөһим генә түгел, файдалы һәм хәтта күңелле дә булуын аңлыйлар», — дип сөйләде Түбән Кама балалар экология-биология үзәгенең оештыручы педагогы Юлия Кочурова.

«Ресайклинг остаханәсе» Түбән Камада СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәме белән 2022 елның октябрендә ачылды. Проект пластик калдыкларны аерым җыю һәм кабат куллану идеясен алга сөрүгә юнәлдерелгән.

Балалар экология-биология үзәгендә пластик эшкәртү өчен махсус станок урнаштырылган, ул ваклагычтан, термопласт-автоматтан һәм пресс-формалардан тора. Бер ел эчендә «Ресайклинг остаханәсе»ндә мәктәп укучылары өчен 49 мастер-класс үткәрелгән, 6000 капкач эшкәртелгән, 2000гә якын брелок ясалган.

Пластик капкачлардан брелокны теләгән һәркем ясый ала. Моның өчен 36-92-58 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Мастер-класс һәр җомгада үтәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев