Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Каманың Актүбә урамында 600 дән артык тупыл агачы утыртылган

Бу агач токымы бик тиз үсә һәм шәһәр мохитенә яхшы яраклаша.

Түбән Каманың Актүбә урамында 600дән артык пирамидалы тупыл утыртылган. Барлыгы 2000 үсенте утырту планлаштырыла.

Бу агач токымы бик тиз үсә һәм шәһәр мохитенә яхшы яраклаша, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Питомник хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, җир әле суынырга өлгермәгән, ә төшкән кардан дым белән яхшы тукланган — мондый шартлар көзге утырту өчен бик яхшы туры килә.

«Безнең бурыч — магистральләр буйлап мөмкин кадәр күбрәк агач утырту. Агач утырту шәһәребезне тагын да яшелрәк һәм яшәү өчен уңайлырак итәр дип өметләнәбез», — дип саный Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы мэриясенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев