Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Табигатьне кайгыртып

Түбән Каманы урап узу юлын төзү кысаларында 760 меңгә якын үсенте утыртылган

«Волго-Вятскуправтодор» урман торгызу буенча масштаблы эшләр башкарды.

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлын төзегәндә табигатькә китерелгән зыянны каплау өчен, «Волго-Вятскуправтодор» урман торгызу буенча масштаблы эшләр башкарды: юлчылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән 277 гектар мәйданда 700 меңнән артык нарат үсентесе утыртты.

Шулай ук Түбән Кама районында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә 51 меңнән артык нарат, каен һәм сары акация үсентеләре утыртылды, алар киләчәктә урман фондына күчереләчәк.

Биоресурсларны тулыландыру өчен Куйбышев сусаклагычына 148 мең чөгә балыгы (стерлядь) маймычы җибәрелгән.

Тавыш тәэсирен киметү максатларында трасса буйлап 14 чакрым тавыштан саклаучы экраннар урнаштырылган, ә хайваннарның юлга чыгуын булдырмау өчен 20 чакрымнан артык койма куелган.

Шулай ук чистарту корылмалары һәм юл өслегеннән су чистарту өчен су агызу системалары урнаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев