Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада хокук бозучыны тиешсез урында кар бушатканда тотканнар

Кар чүплегенең мәйданы 624 квадрат метр, ә күләме 749 куб метр тәшкил итә.

Түбән Камада экологлар хокук бозучыны тиешсез урында кар бушаткан вакытта тоткан. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Самосвал юлларны чистартканнан соң җыелган карны тиешсез урында бушаткан. Кар чүплегенең мәйданы 624 квадрат метр, ә күләме 749 куб метр тәшкил итә. Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә экологларга йөк машинасының хуҗасын билгеләргә ярдәм итәләр. Ул шәхси эшмәкәр булып чыга.

«Әлеге шәхси эшмәкәр (ИП) Федераль экологик күзәтү астында булганлыктан, барлык материаллар җәза чарасы күрү өчен Росприроднадзор идарәсенә тапшырылды», — дип белдерделәр экология министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Фотоколлаж: Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев