Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада урман инспекторлары кырмыскалар оясын саклаучы коймаларны алыштыралар

Киртәләр кырмыскалар оясын җимерелүдән саклау өчен кирәк.

Түбән Камада урман инспекторлары экология-биология үзәге укучылары белән берлектә кырмыскалар оясын агач койма белән әйләндереп алалар.

Бу кыргый хайваннардан да, хулиганлык фактларыннан да саклану. Кызганычка, нәкъ менә кешеләр — төп куркыныч. Ә бит бу бөҗәкләрнең йортлары бик нәзберек һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итә.

Ерактан ук күренеп торсын өчен киртәләрне ачык сары төскә буйыйлар.

Бу эшне Түбән Кама урманнарында ел саен үткәрәләр. Мәсәлән, Кызыл Чишмәгә алып баручы җәяүлеләр юлы буйлап яшел полосада 35 иске койманы алыштырырга планлаштыралар. Эшне экология-биология үзәге ярдәме белән Түбән Кама урманчылыгы хезмәткәрләре алып бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев